«Кызыл чәчәкләр» дә Зәңгәр Чишмә образы
Г. Ибраһимов тудырган табигать тасвирлары, төрле күре
нешләр аның прозасын бик үзенчәлекле итә. «Кызыл
чәчәкләр» әсәрендә образ-пейзажга мисаллар шактый, шу
лай да алар арасында күзгә иң ташланып торганы — Зәңгәр
Чишмә сурәтедер.
XX гасыр башында иҗат ителгән әсәрләрнең шактые нин
ди дә булса авыл күренешен бирүдән башлана. «Кызыл чә
чәкләр» нең төп өлеше дә шулай. Бу тасвир, мәгърифәтчелек
әдәбиятыннан башка эчтәлектәге прозага күчкәндә,
элекке традицияләрдән язучының ничек файда
ланганын күрсәтеп тора.
«Хисаметдин менла», «Җиһанша хәзрәт» по
вестьларында да авыл кешеләренең төрле дәрәҗәдә яшә
вен күрсәтү бар. Бу уңай үзәк геройның, үз көче белән,
белеменә һәм һөнәренә таянып, ныклы, уртача тормыш алып
баруын күрсәтү өчен кирәк. Бер яктан, ул — һөнәргә, бе
лемгә ия булмаган кара халыкка, икенче яктан, байлыгын
милләт файдасына тотмаган, алай гына да түгел, аның алга
китешенә, күзе ачылуына комачаулык кылган байлар кат
ламына каршы куела.
Ә инде тәнкыйди реализм белән язылган әсәрләрдә авыл
кешеләренең тормышындагы контрастлыкны күрсәтү соци
аль каршылыкларның нигезен ачу өчен кирәк. Кешенең
матди тәэмин ителеше һәм карашлары арасында да һәрва
кыт тыгыз бәйләнеш яши.
Мәгърифәтче язучылар прозасыннан аермалы буларак,
«Кызыл чәчәкләр» дә авыл тасвирында детальләштерү көч
лерәк. Язучы инде материаль тормышны ачып бирү белән
генә канәгатьләнми, Зәңгәр Чишмәне табигатьнең гүзәл бер
почмагы итеп тә күрсәтә, аңа романтик буяулар да өсти.
Хикәяләүче геройның үз туган ягына гашыйклыгы берен
че җөмләдән үк сизелә: «Агыйделнең киң болыннар, зур
таулар арасыннан боргаланып-боргаланып аккан җирендә
үзенең зурлыгы, йортларның төзеклеге белән кечерәк шә-
һәргә охшашлы бер авыл бар...»
Зәңгәр Чишмәнең кечкенә күлен дә диңгезгә тиңли әдип,
бакчаларында үскән чәчәкләрен, болыннарындагы печәннә
рен дә гайре табигый итә. Ул аның саен хыялына киңрәк
урын бирә бара: «... өч яклап тезелгән таулары, катлау-
катлау баскычлашып, югары болытларга сузылалар; урман
нарда меңәр еллык карт наратлар, чыршылар җәен-кышын
яшәреп, шаулашып утыралар; елгалар, күлләр буеннан сөзәк
сырт булып җәелеп киткән киң басулары шундый бәрә
кәтлеләр ки, вакытында җылы яңгыр яуса, кояшлы аяз
көннәр булса, бу яланнарның мамык кебек йомшак, көзге
төн болытлары кебек куе кара туфраклары ярты дөньяны
туйдырырлык нигъмәтләр бирәләр».
Г. Ибраһимов, туган ягыбыз табигатен сурәтләгәндә, эпи
тетларны күп сипкән, гипербола алымын да кул
ланган. Соклану хисе, санау интонациясе белән
кушылып, тасвирның тәэсирен арттырганнан арт
тыра барган.
Авылның табигатькә бәйле күренешен биргәннән соң,
әдип кеше байлыклары тудырган төзелешләрне тасвирлауга
күчкән: «Авылның уртасында зур базар кайный: аның ике
ягыннан биек матур сарайлар, зур тимер йозак белән бик
ләнә торган ак таш: кибетләр тезелеп китәләр...»
Г. Ибраһимов шуннан соң урта хәлле кешеләрнең урта
ча өйләрен, инде бераздан тәмам ярлы тормышлы кешеләр
нең каралты-кураларын игътибарга ала.
Яраткан әдибебез «Кызыл чәчәкләр» не ни өчен пейзаж
тасвирыннан башлый соң? Аңа геройларның төрле социаль
чыгышлы, төрле максатлар белән яшәүче, төрле дәрәҗәдә
көн итүче кешеләр булуын күрсәтү кирәк. Шушы сурәт
ләрдән соң ул нәкъ менә геройлар белән таныштыра башлый
да: «Мин менә шул чит өйләрнең берсендә тудым.
Язмыш дулкыннары белән бер кавышып, бер аерылып
яшәгән дүрт иптәшем дә шул авылның төрле урамнарын
да, байлыгы-төзеклеге төрлечә булган төрле өйләрдә туып-
үстеләр.
Арабыздан тик Шаһбазның гына кайда туганлыгын бел
миләр».
Г. Ибраһимов әсәрнең буеннан-буена авыл тасвирын ту
лыландыра бара, әмма кабат аның күренешләренә әсәр ба
шындагы кадәр тукталмый инде.
Кино и театр
помогите!!! умоляю напишите мне пожалуйста сочинение на татарско Галимжан Ибрахимов Кызыл Чэчэклэр пожалуйста!!!
Похожие вопросы
- Помоги плиз написать сочинение на тему... Почему люди не летают как птицы, монолог Кабанихи???
- Напишите мне пожалуйста фильмы с самой неожиданной развязкой. Кто больше напишет, тот и выиграет)))
- Пожалуйста посоветуйте фильмы И напишите жанр пожалуйста. Предпочтительней фильмы до 2005 года
- Кто знает песни или стихи из этого фильма? Напишите текст пожалуйста.
- Где можно скачать фильм "Гарри Поттер и кубок огня? Напишите ссылки, пожалуйста!
- Помогите вспомнить название фильма, пожалуйста!!
- Напишите мне пожалуйста стихи к масленице или к прощенному воскресению
- Привет) напишите хорошие сайты, где вы кино качаете без всяких проблем, пожалуйста!!!
- Напишите фильм, пожалуйста, в жанре мистика?
- Напишите мне пожалуйста список саунтреков из фильмов "Трансформеры".И ссылку тоже дайте,где можно их скачать.