Гуманитарные науки

Помогите!!! СРОЧНО Пожалуйста!!! Нжно написать сочинение на тему наша школа на татарском с переводом!!!

Апабыз безгә менә дигән укытучы булды. Ул безне яратты, авыр чакта ярдәм итте. Безнең белән бергә елмайды, безнең тормышыбыз белән һәрдаим кызыксынып торды. Шушы 4 ел эчендә без Рәсимә апа белән бик күп җирләрне күрдек, табигатькә экскурсияләргә чыктык, төрле кызыклы чаралар үткәрдек. Ул безгә төрле җырлар, биюләр дә өйрәтте, һәркайсыбызга сәләтебезне үстерергә ярдәм итте. Бер сүз белән әйткәндә,әниебез кебек кадерле кешебезгә әверелде. Мин аңа гомерем буе безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын. Аллаһ боерса, үземнән соң килгән буынга да Рәсимә апаны үрнәк итеп куячакмын, аның изгелекләрен беркайчан да онытмасмын!

Тагын бер укытучым турында тулырак сөйләп китәсем килә.Ул рус теле һәм әдәбияты

укытучысы, яраткан сыйныф җитәкчебез Хәмидуллина Ләйсәния Рәстәм кызы. Инде менә 5 ел Ләйсәния апабыз безнең белән бергә “яши”:укучылары турында иң якты уйлары белән уяна һәм йокларга ята. Тормышында нинди генә авырлыклар булса да, аның дәрес-

ләргә караңгы йөз белән килгәнен күрмәссең.Дусларча яратып елмаюы күңелләребездә

үз-үзебезгә ышаныч уята, көч өсти. Ләйсәния Рәстәм кызы безгә рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән тирән белем генә биреп калмый, ә күңел җылысын да өләшә.

Мәктәптә укучылар белән төрле хәлләр була: күңелсезлекләр дә килеп чыга, борчу-мәшәкатьләр дә туып тора. Ләйсәния апа безнең бер генә проблемабызга да битараф калмый. Ярдәм итү өчен вакытын да, көчен дә кызганмый. Аның ярдәме белән без дөрес яшәү кануннарын үзләштерәбез, тормышта дөрес юл табарга өйрәнәбез. Аның менә шулай ярдәмчел, тыйнак, сабыр, сөйкемле булуы үзенә тартып тора торгандыр.
Еллар бер-бер артлы үтеп китәрләр. Мәктәп еллары да артта калыр. Күбебез 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, төрле уку йортларына таралышырбыз. Ничек кенә булмасын мәктәп хәтирәләре, классташлар, беренче укытучы, сыйныф җитәкчең белән бергә булган минутлар, шуклык-шаярулар гомергә истә кала, онытылмый. Мин ышанам, укытучы апаларыбыз һәм абыйларыбыз биргән киңәшләр, белемнәр безгә киләчәктә ярдәм итәр.
Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине әниләребез белән тиңлибез. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.
Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле укытучыларыбыз!!!!
Александр Глебов
Александр Глебов
84 377
Лучший ответ
Тут вопросы, а не халява))
РЯ
Ринат Яушев
22 185