Татар халкының көнкүреше һәм бәйрәмнәре
План. 1. Татар халкы эштә дә, ял иткәндә дә — бердәм. 2. Татар халкының күркәм йолалары. 3. Каз өмәсе. 4. Татар халкының иң яраткан бәйрәме — Сабан туе. 5. Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәмнәре. Борынгыдан килгән йолаТатарның каз өмәсе. Э. Шәрифуллина. <уң>Татар халкы — бик борынгы халык. Ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык — искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу — татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр килмәгән? ! Әбием сандыгын гына ачып карыйк әле! Үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-ашъяулыклар, чыбылдыклар, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклар, күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре. Бу — халкымның күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе. Әгәр татар халкының үткәненә күз салсаң, исең китә. Ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән безнең халык. Аның тыныч, мул тормыш даулап кына түгел, ә үзен-үзе саклап һәм яклап яшәмәгән көне булдымы икән? Ә шуңа да карамастан, үзенә-үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан безнең әби-бабаларыбыз. Авыр хезмәттән соң бушанып, иркенәеп алыр өчен төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле түгәрәк уеннар уйнаганнар, җыр-бию яңгыраган. Җыр минем халкымның аерылмас юлдашы булган. Кайгы-хәсрәтне, сагыну-сагышны алар җыр белән басканнар. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар, йон эрләгәннәр, оек-бияләй бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Бергә-бергә сагышлар да җиңеләйгән. Ә кызлар-егетләр исә аулак өйләргә җыелганнар. Яшьлек һәрвакыт үзенекен итә, юклык дип тормый. Кызлар һәм егетләр төрле уеннар ярдәмендә бер-берсен сайлаганнар һәм сынаганнар. Нинди генә кызыклы уеннар булмаган ул вакытта: тукмак тәгәрәткәннәр, йолдыз санаганнар, арка сугышлы уйнаганнар. Кыскасы, ничек тә үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Ә авыр эшләрне җиңеләйтү йөзеннән халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Тула өмәсе, өй күтәрү өмәсе, каз өмәсе... Минем халкым өмә җанлы булганАвыр эшне күмәк күтәргән. Мал суйса да, казлар йолкыса да, Өй салса да өмә үткәргән. Кагыйдә буларак, яшьләр бу өмәләрдә бик теләп катнашканнар, авыр эшләрне дә бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгәннәр. Яшьләр каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Ә безнең халык борын-борыннан ук каз асраган. Татар өен идәннән түшәмгә кадәр өелгән мендәр-ястыктан башка күз алдына китерүе дә кыен. Ә татар туйлары кода-кодагыйларның пар казлары белән дан тоткан. Туй мәҗлесенең иң олы күчтәнәче пар күмәч һәм пар каз булган. Бу хәзер дә шулай. Ә пар казны бүлү исә бик мөхтәрәм һәм оста кешегә генә кушылган. Аны һәркем булдыра алмый. Уңган хуҗабикә генә туй күрке булырлык каз үстерә ала! Монда да татар халкының уңганлыгы-булганлыгы сынала. Ә көнкүрештә исә каз итен төрлечә кулланалар. Элек-электән җәй өчен казны каклап куйганнар. Каз мае бик күп авырулардан дәва булган. Ә өмәләрдә пешкән каз коймакларын авыз итмәгән татар кешесе, мөгаен, юктыр. Татар кызлары өчен каз өмәләре уңганлыкта, булганлыкта сынау йоласы булган. Йолкынган казларны көянтәләргә асып, чишмәгә барганда аларга егетләр дә ияргән. Чишмә буенда җыр-бию, төрле уеннар оештырылган. Каз өмәсен «Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә Г. Бәширов барлык бизәкләре белән тасвирлап бирә. Монда өмәнең барлык милли нечкәлекләре, безнең халыкка гына хас үзенчәлекләре бик матур итеп күрсәтелә. Ә сәнгатьчә матур итеп эшләнгән милли йолалар, шул исәптән аулак өй һәм каз өмәсе күренешләре Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарында зур урын алды.
Домашние задания: Другие предметы
помогите написать сочинение на татарском языке про любой праздник.
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.
Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Безнең авылда Сабантуй урман буеңдагы яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә.
Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.
Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный.
Яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр. Мин үзем кәкре баганага менәргә яратам. Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар.
Кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ача. Беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алалар. Соңыннан килгән ат та өлешсез калмый. Кайсы кеше, йөгереп килеп, атның муенына сөлге сала, икенчесе чабышчы малайның башына түбәтәй кидерә.
Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.

Похожие вопросы
- Помогите написать сочинение на татарском языке на тему почему я горжусь Республикой Татарстан?
- Помогите написать сочинение на ТАТАРСКОМ языке.
- Помогите написать сочинение на татарском языке на тему весна с переводом
- Помогите написать сочинение на татарском языке. Тема: Жину алып килгэн язлар. (Весна, принесщая победу)
- помогите написать сочинение на татарском языке моя любимая книга с переводом
- помогите написать сочинение на татарском языке по картине А. Пластов. "фашист пролетел".
- Помогите написать сочинение на татарском языке на тему "Хонэр сайлау жителем? "
- Доброго времени суток, можете помочь написать сочинение на татарском языке тема "Батырлык"
- Пожалуйста, помогите написать сочинение на татарском языке, на тему мой народ - моя гордость! Срочно!
- помогите написать сочинение на татарском языке на тему "Школьная библиотека" срочно!!!