Сиңа 2 вариант, кызылт юлларны ссылка буенча тикшер!
Алтын көз.
Быел туган ягыма көз бик иртә килде. Инде августта ук ул үзенең җилләре-яңгырлары, салкыннары белән зур-зур адымнар атлап, көз килеп тә җитте.
Мин авылымдагы көз турында язасым килә. Шәһәрдә дә алтын көз матур. Ләкин авылдагысы, тагын да матуррак.
Һәр ялдагыча-без авылда. Яктырып кояш елмайды да, “Әбиләр чуагы” икәнен белдереп, битне пәрәвез җепләре иркәләде. Бакча эшләрен тиз генә төгәлләп, урманга юл тотам. Зәңгәр күктә зур ак пароходлар кебек болытлар, узыша-узыша каядыр чабалар. Әкрен генә тирән тынлыкны тыңлап, урман түренә үтәм. Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, әйтерсең, төрек келәмнәрен хәтерләтә. Ә агачлар! ? Берсен-берсе уздыра-уздыра җәйге киемнәрен көзгегә алмаштырганнар. Һәрберсе күз явын алырлык. Урталыктагы миләш агачының кып-кызыл җимешләре, ялкындай яфракларына соклану мөмкин түгел. Зифа каеннар, нәзек усаклар купшы алтынсу шәл ябынып, баһадир имән агачын кунакка көтәләрдер кебек.
Ара-тирә чыпчык, карга тавышлары тирән тынлыкка җан өргәндәй була. Төз нарат агачлары гына, башларын югары күтәреп, яшеллеккә күмелеп басып торалар кебек. ”-Безгә көз куркыныч түгел”- ди алар.
Чү! Кинәт көн дә бозыла бугай. Җил битне чеметеп-чеметеп алды. Шул арада куркыныч болытлар да хасил булды. Мин тизрәк өйгә ашыктым. Кайтып җиттем дигәндә генә, болытлар каядыр юкка чыктылар. Тирән итеп һава сулыйм. Көз һавасы-нинди дымлы да, салкын да син! Көз- бик матур ел фасылы. Ләкин аның матурлыгын күрә белергә генә кирәк.
http://nsportal.ru/ap/library/literaturnoe-tvorchestvo/2013/10/04/insha-altyn-koz
Көз. Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда? ! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр. Көннәр салкынайтты. Миләшләр кып-кызыл булып балкыйлар. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: \"Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз\". Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.
http://www.insha.ru/text/180
Домашние задания: Другие предметы
Помогите пожалуйста написать сочинение на тему "Осень" только на татарском языке
Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста написать сочинение или рассказ про маму на татарском языке: ((,прошууу очень срочно!!!))
- Помогите, пожалуйста!!! Напишите КРАТКИЙ пересказ сказки "өч кыз" (на татарском языке) !!!Пожалуйста!!! Умоляю!!!
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке. Как я провел летние каникулы. Срочно надо.
- Сочинение на татарском языке про осень Помогите, пожалуйста, написать сочинение на татарском на тему : Коз турында
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему: "осень" (4 - 5 предложений)
- Помогите пожалуйста написать сочинение на тему "Что я вижу из окна моего дома осенью". Помогите!
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему "Муса Джалиль и Фатих Карим ватанга бирелгэн шагыйрь"
- помогите пожалуйста написать сочинение на тему моя любимая музыка На татарском языке 7-8 предложений