А здесь про кошку: http://www.insha.ru/text/37
Сочинение / Хайваннар − кешеләрнең ярдәмчесе
Йорт хайваннары кешеләр өчен азык чыганагы булып тора. Шул максатларда кеше сыер, сарык, кош-корт асрый. Өйдә матурлык өчен тоткан хайваннар да бар. Болар, мәсәлән, песиләр, попугайлар, аквариум балыклары. Әмма сочинениенең темасы башка хайваннар, нәкъ менә кешегә тормыш алып барырга булышучы хайваннар турында язуны таләп итә. Монда исә кешенең иң беренче һәм иң тугры ярдәмчеләре булган ат белән эт турында сөйлисе килә.Әлеге хайваннар борынгы заманнардан ук кешегә тугрылыклы хезмәт итәләр. Алардан башка кешелек җәмгыяте хәзер дә кыргыйлык чорыңда яшәр иде, мөгаен. Чөнки ат кешегә сугышлар вакытында да, тыныч тормышта да җәмгыятьне алга алып барырга булышучы төп көч булган. Ат белән йөкләр дә ташыганнар, җир дә эшкәрткәннәр, утырып, ерак җирләргә дә йөргәннәр, яңа җирләр дә ачканнар. Сугышлар вакытында аңа атланып сугышканнар, кораллар ташыганнар, сугыш кырыннан яралыларны җыйганнар. Хәзер инде атларны ипподромнарда һәм авылларда гына күрергә була. Авылларда хәзерге көнгә кадәр ул транспорт чарасы буларак та, ит һәм кымыз бирүче буларак та файдаланыла. Безнең дә авылда атыбыз бар. Аның исеме − Кашка. Дәү әти миңа атта йөрергә рөхсәт бирә. Җәй көне арба җигеп печәнгә, утынга барабыз. Без печән чапканда, утын җыйганда ул яшел үлән ашап йөри. Мин Кашканы су буена алып төшәргә яратам. Атка атланып, бүтән малайларны кызыктырып, елга буена төшүләре бик тә күңелле. Анда мин атка су эчертәм, аны яхшылап юам. Кире кайтканда да аңа атланып кайтам. Кашка авыл кешеләренә бәрәңге утыртканда да, бәрәңге алганда да, тирес түккәндә дә булыша. Ат ул − бик сизгер һәм акыллы хайван. Син аны яратсаң, ул да сине ярата, тыңлый, үзенчә сәламләп тавыш бирә. Ат бик кирәкле хайван дип уйлыйм мин. Шушы гаҗәеп хайванга һәр шәһәрдә һәйкәл куйдырыр идем. Кешенең шундый ук тугры дусты − эт. Борынгы заманнардан бирле эт кешегә йортын саклаучы булып хезмәт иткән, киек аулаганда зур ярдәм күрсәткән. Сугышлар вакытында этләр ярдәмендә күперләр, танклар шартлатканнар. Хәзерге вакытта этләр төрле объектларны саклыйлар, милиция хезмәтендә торалар, МЧС ның коткаручылар отрядларында хезмәт итәләр, сукыр кешеләргә ярдәм итәләр. Коткаручы этләр турында аерым әйтергә кирәктер, мөгаен. Этләр, Әрмәнстандагы һәм Курил утрауларындагы җир тетрәүләрдән соң, Буйнак һәм Мәскәүдәге террористик актлардан соң хәрабәләр астыннан йөзләрчә кешеләрне табып, аларның гомерләрен саклап калдылар. Көнкүрештә кешеләрне бәла-казалардан саклап калу очраклары да исәпсез-хисапсыз. Ә күпме тәртип бозучы һәм җинаятьчеләр этләр ярдәмендә тотыла һәм тиешле җәзасын ала! Этләрнең дә, атларның да кеше тормышындагы әһәмияте хәзер дә кимеми. Шуңа күрә кешеләр этләргә һәм атларга зур рәхмәтле.
Домашние задания: Другие предметы
сочинение на татарском языке моё любимое домашнее животное кошка
мәче ярату балык.
Сержан Нартбаев
мэче ярата балык тагын сот хэм ул тычкан тота))
Похожие вопросы
- Помогите с сочинением по английскому! Сочинение на английском языке на тему "Мое любимое домашнее животное"
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке. Как я провел летние каникулы. Срочно надо.
- Где можно найти сочинение на татарском языке на тему курение?
- Сочинение на татарском языке "Минем мэктэ6ем"
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- напишите мне пож мини сочинение на татарском языке на тему Если чтишь взрослых, то чтят и тебя !
- напишите сочинение на татарском языке о том как я провел лето не с сайта!!! и с переводом
- Сочинение на татарском Составьте сочинение на татарском языка на тему "минум дустем"
- Сочинение на татарском языке про осень Помогите, пожалуйста, написать сочинение на татарском на тему : Коз турында
- Яхшы сүз турынды сочинение на татарском языке Надо написать сочинение на татарском с 5-9 предложениями