Домашние задания: Другие предметы
Сочинение на татарском языке. Моя любимая книга
Китап − белем чишмәсе. Мәкаль. <уң>Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз. Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде. Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым. Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың "Актәпи ник моңая? " дигән китабы. Аны миңа әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә "Курай малай маҗаралары" һәм "Кирлемән" дигән әкият-повестьлар ошады. Курай малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! "Кирлемән" дигән өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.Соңыннан "Актәпи ник моңая? " дигән әкиятне укып чыктым. Бу әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән дуслашырга хыялланам.
Наталья Данилова
+++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++++:):):):)
Похожие вопросы
- сочинение на татарском языке моя любимая книга
- помогите написать сочинение на татарском языке моя любимая книга с переводом
- Помогите!!! Пожалуйста напишите мне сочинение на татарском языке про мою любимую книгу Моя любимая книга-шурале
- помогите!!! нужно написать сочинение на татарском языке о своей любимой книге. книга татарского писателя
- Сочинение на татарском языке на тему "Моя любимая книга"
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке. Как я провел летние каникулы. Срочно надо.
- Где можно найти сочинение на татарском языке на тему курение?
- Сочинение на татарском языке "Минем мэктэ6ем"
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- напишите мне пож мини сочинение на татарском языке на тему Если чтишь взрослых, то чтят и тебя !