Домашние задания: Другие предметы

помогите написать сочинение по татарскому языку я люблю математику

Математик кичәгә материал.
Математика. Шулай булган. Шулай булыр. Бу мәңгелек.

Хәтереңдә яңарт әле, Архимедны-
Бар гомерен шушы фәнгә багышлаган,
Авыр булган тик сынмаган, сыгылмаган-
Куәт алган табышлардан – ачышлардан.

Я булмаса мәшһүр Виет! Юк белмәүче
Тигезләмә тамырлары формуласын
Бөек Декарт! Мең ел элек фаөдаланган
Хезмәтендә координата системасын.

Рус халкының бөек улы Лобачевский,
Шаккатырган ачышлары – чын Коперник!
Ковалевская, Чебышевлар... Күпләр алар,
Бар да титан, бар да даһи, бар да бөек.

Чын талантлар, тирән фикер ияләре,
Гасырларга бер туучы асылташлар!
Иеләләр бу затларга сокланудан
Беркайчан да иелмәгән горур башлар.

БАШЛАНГЫЧЛАР...
Нил елгасы зур диңгезгә
Койган җ ирдә.
Бик борыңгы, чыдамаслык –
Эссе илдә,
Пирамида патшалыгы –
Ул Египет.

Бөеклеккә ирешә монда
Грек Евклид.
Геометрия - шөгыле һәм
Табынганы,
Тиңсез хезмәт - “Башлангычлар”
Табынганы.

Математиканы өйрәнегез! Математиканы белсәгез, барысын да белерсез.
А. Крылов
Табигатьнең бөек китабы математик символлар белән язылган,
. Г Галилей
Химия физиканың уң кулы , ә математика аның күзе.
М. Ломоносов
Математикада матурлык гаять зур роль уйный.
Чеботарев
Математик мәгълүматларны укучы үзе мөстәкыйль рәвештә аңлап, иҗади үзләштергәндә генә аларны оста һәм файдалы итеп куллана ала.
Колмагоров
Математика акылны дисциплиналаштыра, логик фикер йөртергә өйрәтә. Математика – акыл гимнастикасы ул, дип юкка гына әйтмиләр.
Калинин
Математика – фәннәр патшасы, ә арифметика математика патшасы. Гаусс
Йөрәгең белән шагыйрь булмасаң, математик булып булмый.
С. Ковалевская
Математикага гимн.
(Өйрәтәләр мәктәптә көенә)

Тигезләмәләр чишү,
Радикаллар исәпләү –
Кызык та соң математика дәресе.
Чыгарылма алырга,
Интеграллар табарга –
Мавыктыргыч искиткеч бит һәрберсе дә.

Геометрия кирәк,
Камил белүче сирәк –
Бихисап сер яшерелгән һәр җисемдә.
Аксиомалар белсәң,
Теоремада йөзсәң,
Гөрләп барыр эшләреңнең һәрберсе дә.

Ул – фәннәрнең патшасы,
Санлый аны барчасы,
Буыннардан – буыннарга ул калачак.
Камилләштерү аңны,
Бөтен максаты аның,
Шулай булган, шулай булыр һәм булачак!
Гульназ Валиахметова
Гульназ Валиахметова
84 612
Лучший ответ
По татарскому?
Вадим Васюков Помоги пожалуйста!

Похожие вопросы