“Бөек җиңү көннәре безнең хәтердә”.
1941 елның 22 июне һәм 1945 елның 9 мае. Шушы ике көн арасында Ватаныбыз тарихының аерым бер олы сәхифәсе ята. Ул – совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе.
Бу дөнья тарихындагы иң авыр сугыш була. Аның нәтиҗәсендә совет халкы миллионнарча корбаннар исәбенә үз Ватанының иминлеген, бәйсезлеген саклап кала, дөнья цивилизациясен коткаруга хәлиткеч өлеш кертә. Нәкъ менә совет – герман фронтында Вермахтның төп көчләре тар – мар ителә, аның хәрби техникасының дүрттән өч өлеше юкка чыгарыла.
Бөек Ватан сугышының җиңү белән тәмамлануы сугышчыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең масса -күләм сугышчан һәм хезмәт батырлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсе була. Авыр сынау елларында туган илгә мәхәббәт, басып алучыларга карата кайнар нәфрәт совет җәмгыятен бер йодрыкка туплый, аңа бетмәс- төкәнмәс көч бирә.
Татарстан халкы да җиңүгә зур өлеш кертә. Хәрәкәттәге армия сафында республиканың 700 меңгә якын кешесе илнең азатлыгын яулауда катнаша. Фронтка корал, кием – салым, азык- төлек, сугыш кирәк – яраклары туктаусыз агып тора. Ул дәһшәтле еллар буыны үзенең патриотик, гражданлык бурычын намус белән үти.
1941 елның 22 июнендә ял көне иртәсендә 3 сәгать 15 минутта CCCРның көнбатыш чигендәге тынлык меңнәрчә самолет тавышы, ун меңнәрчә туп һәм миномет залпларыннан чәлпәрәмә килгән. Чик буенда урнашкан совет хәрби объектлары ут өермәсе астында калган. Гитлер авиациясе шәһәрләрне дә утка тотты.
Бөек Ватан сугышы дүрт елга якын дәвам итте. Татарстан уллары һәм кызлары аның барлык бәрелешләрендә катнаштылар. Аларның 350 меңнән артыгы Ватан азатлыгы өчен һәм бәйсезлеге өчен сугыш кырлырында ятып калдылар. Бөек Ватан сугышы вакытында төрле милләт кешеләре катнашкан.
Бөек Ватан сугышында катнашып, безнең төбәктә ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә катнашып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган кешеләр бар. Шундыйларның берсе батыр якташыбыз, Советлар Союзы Герое Асаф Котдусович Абдрахмановны да әнә шундый халык мәхәббәтен яулаган шәхесләрнең берсе дияргә мөмкин. Туган якларына кайтуын аның авылдашлары да, шәһәребез кешеләре дә һәм райондашлары да көтеп алган. Һәр кайтуында ул мәктәп укучылары, хезмәт кешеләре белән күңелле очрашулар үткәргән.
Асаф Абдрахманов Әгерҗедә туса да, үсмер еллары аның Иж – Бубыйда үткән. Шушы авыл мәктәбендә укыган чагында ук үзенең сәләтлелеге, җәмәгать эшләрендә актив катнашуы белән башкалардан аерылып торган. Ә 1934 елда җидееллык мәктәпне “отлично” билгеләренә генә тәмамлагач, белем хәзинәсен тагын да тирәнрәк үзләштерергә омтылып, Асаф Казан шәһәренә юл тоткан һәм авиация техникумына укырга кергән. Ә аннары, техник-механик профессиясенә ия булгач, бер ел дәвамында ул Казан авиация заводында эшләгән-хәрби самолетлар төзүдә катнашкан.
Ул чагында Европа өстендә сугыш сөреме, халыкларга немец фашистлары көчләп таккан икенче бөтендөнья сугышы сөреме шактый куерган вакыт булган. Комсомолец Асаф Абдрахманов та сугыш хәвефенең иртәме- соңмы туган ил өстендә дә киләчәген яхшы аңлаган. Шуңа күрә ул хәрби профессия сайларга, туган илнең ышанычлы сакчысы булырга ашыккан.
20 яшьлек егет бер группа комсомол-яшьләрнең Ленин комсомолы чакыруы буенча Севастопольгә югары хәрби диңгез училищесена укырга җибәреләчәге турындагы хәбәрне ишеткәч, беренчеләрдән булып гариза язган. Училищеда исә Асаф уку отличнигы булып, хәрби белемнәрне чын күңелен биреп өйрәнгән, барлык сыйфатларга да ия булырга омтылган. ..Ул чакта әле немецлар үзләрен диңгездә “хуҗаларча” тотканна. А. К. Абдрахманов командалык иткән бронекатер экипажы, әнә шуңа ачуы чыгып, дошманның яр буе базаларына һөҗүм иткән, Совет судноларын фашистлар
Домашние задания: Другие предметы
помогите пожалуйста сочинение про то как твой дядя (дедушка папа) служил на войне помогите пожалуйста
Про моего писать?! :))))))))))))))))))))
Александра Новик
ну хотя бы так
Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста! Нужно найти подвиг во имя Родины. (известного человека. например Иван Сусанин) Помогите,пожалуйста!
- Помогите пожалуйста придумать вопросы повышенной сложности для 5 класса по русскому языку. Срочно помогите пожалуйста
- Помогите пожалуйста написать сочинение на тему ,,Когда мой дедушка отдыхал в горах или путешествовал ''
- Роль знаний в жизни человека.Сочинение-рассуждение.Помогите,пожалуйста!!! Сочинение-рассуждение.Помогите,пожалуйста!
- Люди, помогите пожалуйста! Сочинение по картине Назаренко "Церковь. Вознесения на улице Неждановой".
- Помогите пожалуйста, сочинение, срочно, пожалуйста!
- Помогите пожалуйста ответить на вопросы по истории 8 класс по русско-турецкой войне 1877-1878 годов.
- Нужно сочинение на тему "Как жемчуг русские слова".Никак найти не могу, помогите пожалуйста!
- Люди помогите пожалуйста Сочинение на тему дружба? Сочинение
- помогите пожалуйста с заданием .докажите на тексте, что Пьер не любил Элен. Война и Мир. помогите пожалуйста .