Домашние задания: Другие предметы

мне нужен реферат габдуллы тукая по татарскому

Ки
Кирилл
653
Габдулла Тукай 1886 нчы елнын 26 апрелендэТатарстаннын Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаилэсендэ доньяга килэ. Габдулла алтыайлык вакытында- этисе, оч яшендээнисе улеп китэ. Шул коннэн, нэни Апуш кулдан кулга йортелэ башлый.
Балачак [үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]
Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

Уральск чоры [үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]
1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә. 1905–1907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгия мәдрәсәсендә монда Зөя өязе Кече Кайбыч авылыннан күчеп килгән Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәхеснең Тукайның шагырь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.

“Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң йөгереп укый башлаган. Тора бара Габдулла- Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте кабына. Иҗат юлының башында ул - укытучысының улына Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә “Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара.