Сочинение / Бөек Җиңү бәйрәмендә
Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш ел вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! http://www.insha.ru/text/115
Домашние задания: Другие предметы
Помогите написать сочинение на тему (70 лет победы) на татарском языке заранее спасибо!
привет меня зовут Лиана я через свою бабушку спасибо вам огромное!!!!
Похожие вопросы
- помогите написать сочинение на тему Моя любимая книга на татарском языке
- помогите написать сочинение по английскому Мой любимый журнал" Хотя бы наброски) заранее спасибо)
- Помогите пожалуйсто с написанием сочинения "О Казани " на татарском языке! Заранее спасибо! Кто чем помог ) !
- Пожалуйста помогите написать 5-6 предложений про весну 4 класс на татарском языке. Заранее спасибо.
- сочинение на тему мой любимый школьный предмет на татарском языке заранее спасибо!
- помогите пожалуйста написать сочинение на тему моя любимая музыка На татарском языке 7-8 предложений
- Помогите пожалуйста написать сочинение) на тему "Образ Татьяны в романе Евгений Онегин" Заранее спасибо.
- Помогите написать сочинение на тему "Есть ли Чичиковы в наши дни". заранее большое спасибо:)
- помогите написать рассказ о войне для 4 класса на татарском языке или на русском
- Пожалуйста помогите, напишите сочинение на тему "С нами не соскучишься" из школьной жизни. Спасибо заранее