1. Эпиграф.
2. Козге табигать.
3. Кошлар тормышы
4. Козге хайваннар.
5. Козге эшлэр.
6. Син козне яратысынмы? Ни очен?
Домашние задания: Другие предметы
Сочинение на татарском языке. Тема: Алтын коз (Осень).
Инша.
Алтын көз.
Быел туган ягыма көз бик иртә килде. Инде августта ук ул үзенең җилләре-яңгырлары, салкыннары белән зур-зур адымнар атлап, көз килеп тә җитте.
Мин авылымдагы көз турында язасым килә. Шәһәрдә дә алтын көз матур. Ләкин авылдагысы, тагын да матуррак.
Һәр ялдагыча-без авылда. Яктырып кояш елмайды да, “Әбиләр чуагы” икәнен белдереп, битне пәрәвез җепләре иркәләде. Бакча эшләрен тиз генә төгәлләп, урманга юл тотам. Зәңгәр күктә зур ак пароходлар кебек болытлар, узыша-узыша каядыр чабалар. Әкрен генә тирән тынлыкны тыңлап, урман түренә үтәм. Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, әйтерсең, төрек келәмнәрен хәтерләтә. Ә агачлар!? Берсен-берсе уздыра-уздыра җәйге киемнәрен көзгегә алмаштырганнар. Һәрберсе күз явын алырлык. Урталыктагы миләш агачының кып-кызыл җимешләре, ялкындай яфракларына соклану мөмкин түгел. Зифа каеннар, нәзек усаклар купшы алтынсу шәл ябынып, баһадир имән агачын кунакка көтәләрдер кебек.
Ара-тирә чыпчык, карга тавышлары тирән тынлыкка җан өргәндәй була. Төз нарат агачлары гына, башларын югары күтәреп, яшеллеккә күмелеп басып торалар кебек. ”-Безгә көз куркыныч түгел”- ди алар.
Чү! Кинәт көн дә бозыла бугай. Җил битне чеметеп-чеметеп алды. Шул арада куркыныч болытлар да хасил булды. Мин тизрәк өйгә ашыктым. Кайтып җиттем дигәндә генә, болытлар каядыр юкка чыктылар. Тирән итеп һава сулыйм. Көз һавасы-нинди дымлы да, салкын да син! Көз- бик матур ел фасылы. Ләкин аның матурлыгын күрә белергә генә кирәк.
http://nsportal.ru/ap/library/literaturnoe-tvorchestvo/2013/10/04/insha-altyn-koz

я айзиля
Рәхәт тә соң көзге урманда
Көзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт.. .Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Күчмә кошлар очып киткән, урман моңсуланып калган, тынлыкка чумган.. .Яңгырлардан соң үсеп чыккан төрле-төрле гөмбәләр, мине күрмәсәләр ярар иде, дигәндәй, яфрак астына качканнар. Яңа гына явып үткән яңгырдан соң тамчылар бөтен җиргә сафлык өстәп, саран гына яктырткан кояш нурында җемелдиләр.. .Агачлар да, төрледән-төрле күлмәкләрен кигәннәр дә, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле, тезелешеп торалар. Арада иң матуры – ак, төз кәүсәле сап-сары яфраклы каен кызы. Аның янәшәсендә – карасу кызгылт яфраклы горур имән егете. Тулышып пешкән кып -кызыл тәлгәшле миләш, балан куаклары кунак кызларын хәтерләтәләр.. .Ямь-яшел наратларга, чыршыларга гына көз кагылмаган. Алар берни булмагандай, тагын да купшыланып, гамьсез генә утыралар.. .Рәхәт тә инде көзге урманда.. .

Алексей Романов
Спасибо большое!)
Алтын коз. Көз дигәч тә башка әллә-нинди, тосле-тосле уйлар килә.Инде бөтенесе яфракларны җыеп бетергәч кознең бөтен матурлагы калмаган шикелле, ләкин барыбер ниндидер көзге хисләр кала. Ә яфраклар төрле төсле булганда шундый матур. Бөтен авыл төсле булып кала. Бер олы рэссам узенең бөтен ачык төсләрен алып, әз генә дөньяны бизәп чыккан шикелле була.
Похожие вопросы
- Сочинение на татарском языке про осень Помогите, пожалуйста, написать сочинение на татарском на тему : Коз турында
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке. Как я провел летние каникулы. Срочно надо.
- Надо составить 5 предложений про осень на татарском языке 5 предложений про осень на татарском языке
- Где можно найти сочинение на татарском языке на тему курение?
- Сочинение на татарском языке "Минем мэктэ6ем"
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- напишите мне пож мини сочинение на татарском языке на тему Если чтишь взрослых, то чтят и тебя !
- напишите сочинение на татарском языке о том как я провел лето не с сайта!!! и с переводом
- помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему: "осень" (4 - 5 предложений)
- Сочинение на татарском Составьте сочинение на татарском языка на тему "минум дустем"