Инша / Мәктәп, исәнме!
Җәй узды да китте. Әле генә агачлар яфрак ярып, кошлар бала чыгарган иде, инде менә игеннәр җыеп алынган, бакчалар ярым бушап калган.
Сентябрь — җәй белән бөтенләйгә хушлашу ае. Җәйләрнең тиз генә әйләнеп кайтырына өметең өзелгән ай. Моның өчен моңсуланырга ярамый. Сентябрьнең үз матурлыклары бар. Ул сине мәктәбең, дусларың, сыйныфташларың белән очраштыра. Беренче сентябрьне күп вакыт әллә нинди бер күңел күтәренкелеге, шатлык хисе кичереп көтәсең. Киемнәреңне алдан ук хәзерләп куясың. Бакчага чыгып, чәчәк түтәлләре арасында йөрисең. Кашкарыйларның, лилияләрнең, суган гөлләренең кайсын бәйләмгә җыярмын икән дә, ничек итеп, укытучы апама бирермен икән, дисең. Шунда ук мөгаллимнәр бер-бер артлы уеңнан кичә. Алдагы елның кызык вакыйгалары хәтереңдә яңарып китә, кыңгырауның колак ярырдай тавышы да ишетелгәндәй була. Менә син түземсезлек белән көткән көн килә. Аллы-гөлле чәчәкләреңне күтәреп, әле сумкасыз гына урамга чыгасың. Түбән очтан җәй буе бергә уйнап йөргән иптәшләреңнең менеп килгәнен күрәсең. Барысының кулында — чәчәк бәйләмнәре. Минеке ямьсез булмадымы икән, дип хафаланып та аласың. Шунда ук үзеңне тынычландырасың да. Менә алар сезнең турга килеп җитә, елмаешалар, көлешәләр, үзләре белән әйдиләр... Сине аякларың ук шушы бер төркем булып барган иптәшләрең янына, чәчәкләр дулкынына куша...
Мактаныша-мактаныша, серләр бүлешә-бүлешә, мәктәпкә килеп җиткәнеңне сизми дә каласың. Аңа якынлашкан саен, аллы-гөлле ташкын зурая, аннан чыккан тавышлар төрлеләнә. Ишек төбендә торган укытучыңны күргәч, әллә нишләп китәсең. Бераз гына ояласың да, бераз гына куркасың да, шул ук вакытта йөгереп барып кочып та аласы килә үзен. Ул бүген бигрәк матур күренә. Өстендә — ямь-яшел, өр-яңа костюм, чәчләрен пөхтә итеп кистергән. Үзе кош тоткан шикелле сөенә, әле беребезнең, әле икенчебезнең аркасыннан кага, матур сүзләр дә әйткән кебек итә. Аның битендәге алсулык, чәчәкләрнең алсулыгы безнең җәй эссесендә каралган йөзләребезгә дә күчә. Барыбызда да бәйрәм төсләре, бәйрәм хисләре тагын да арта төшә.
Ул да булмый, ишектә мәктәп директоры күренә.
— Исәнмесез, укучылар! Хуш килдегез!— ди ул. Бер тавыштан:
— Исәнмесез, исәнме, апа, исәнме, мәктәп!— дип, кычкырып дәшәсе килә.
Инде үз итеп, хуҗаларча мәктәп буйлап атлыйсың.
http://www.insha.ru/text/210
Инша / Бәхетле көн
Бүген мин бәхетле дә инде. Рәсем дәресендә беренче биш
лене алдым. Моңа кадәр, ничек кенә тырышып ясасам да,
сурәтләр бик ямьсез, кыйшык та мыйшык килеп чыга иде.
Әллә кулның остаруы җитте, әллә баш рәсем серенә төше
нерлек хәлгә килде, вазага суга куелган чәчәк нәкъ чынга
охшап чыкты.
Рәсем укытучысы иптәшләремә күрсәткәч, чәчәкле битне
үзенә бирүемне үтенде. Киләсе елгы укучыларга да күрсә
тәчәк ул аны, аннан соңгы укучыларга да. Абыеңны мәктәп
тә бик озак хәтерләячәкләр әле. Гап-гади бер рәсем куллар
дан-кулларга күчәчәк. Ничек сөенмисең инде?!
http://www.insha.ru/text/255
Домашние задания: Другие предметы
Пожалуйста помогите написать сочинение на Татарском о первым учебным дне 7 класса. Заранее Спасибо!
Похожие вопросы
- ПОЖАЛУЙСТА ПОМОГИТЕ МНЕ НУЖНО НАПИСАТЬ СОЧИНЕНИЕ НА ТАТАРСКОМ"ТУГАН ЖИРЕМ ТАТАРСТАН"ЛУЧШЕ БЕЗ ОШИБОК. ЗАРАНЕЕ СПАСИБО!
- Пожалуйста, помогите написать сочинение на татарском языке, на тему мой народ - моя гордость! Срочно!
- Пожалуйста помогите, напишите сочинение на тему "С нами не соскучишься" из школьной жизни. Спасибо заранее
- Помогите написать сочинение на тему" люби и охроняй природу) ! 7 класс. В публицистическом стиле.
- помогите написать сочинение по английскому Мой любимый журнал" Хотя бы наброски) заранее спасибо)
- Помогите написать сочинение НА ТАТАРСКОМ " что нужно делать чтобы быть здоровым"?
- Помогите написать сочинение на татарском языке на тему почему я горжусь Республикой Татарстан?
- ПОМОГИТЕ НАПИСАТЬ СОЧИНЕНИЕ НА ТАТАРСКОМ ПО ПОВЕСТИ "Тапшырылмаган хатлар" с планом
- Помогите написать сочинение на ТАТАРСКОМ языке.
- Помогите пожалуйста. 7 класс, заранее спасибо!