Менә яз килде. Кояш үз нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Хуш киләсең, ямьле яз! Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер инде кар кара төстә, көннән-көн кими. Көпшәк кар астында су җыела, урыны-урыны белән кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле гүләү белән килеп төшә. Юлында очраган барлык нәрсәне үзе белән алып китә. Елгада бозлар кузгала. Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы нинди күңелле! Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, зәңгәрсу умырзаялар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә башлар. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз вазифаларына керешә.Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр хасил була. Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − каргалар, сыерчыклар кайта. Урамда иртәдән кичкә кадәр балаларньң шат тавышы ишетелеп тора. Күңелле дә соң яз көне!
Источник: http://www.insha.ru/text/103
Язгы каникуллар башлануга мин авырдым. Шунлыктан өч көн өйдә утырдым. Терелгәч, мин апам янына киттем. Ул Соня исемле. Аның белән без урамда йөрдек, компьютерда уйнадык, аның әнисенә өй эшләрендә ярдәм иттек. Дүшәмбе көнне без Сонянвң әбисе янына киттек. Ул безгә коймаклар пешерде. Кичен без өчәүләп зур гитара формасындагы һәйкәл янында йөрдек. Икенче көнне мин өйгә кайтып киттем. Өйдә мин мәктәпкә барырга әзерләндем, компьютерда уйнадым. Каникулларны мин бик яхшы үткәрдем.
Домашние задания: Другие предметы
Сочинение на татарском языке на тему весение каникулы Инша
Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке. Как я провел летние каникулы. Срочно надо.
- Где можно найти сочинение на татарском языке на тему курение?
- Сочинение на татарском языке "Минем мэктэ6ем"
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке как я провела эти зимние каникулы что делала?
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- напишите мне пож мини сочинение на татарском языке на тему Если чтишь взрослых, то чтят и тебя !
- напишите сочинение на татарском языке о том как я провел лето не с сайта!!! и с переводом
- Сочинение на татарском Составьте сочинение на татарском языка на тему "минум дустем"
- Сочинение на татарском языке про осень Помогите, пожалуйста, написать сочинение на татарском на тему : Коз турында
- Яхшы сүз турынды сочинение на татарском языке Надо написать сочинение на татарском с 5-9 предложениями