Без, һәр ел саен, май аеның җылы, матур көннәрендә мәктәбебез белән сәяхәткә чыгып, табигать кочагында ял итеп кайтырга яратабыз. Көнозын уйнап, үзебез алып килгән тәм – томнар белән сыйланып, табигатькә хозурланып кайту үзе ни тора! Һәм һәрвакытта да үзебез ял иткән урынны чистартып, чүпләрне үзебезнең сумкаларыбызга тутырып алып кайтып китәбез. Чөнки укытучы апабыз безне һәрдаим табигатьне сакларга, пычратмаска, чүпләмәскә кирәклекне искәртеп тора. Хәер, үзебезнең арттан чүп калдырмау безнең гадәткә кергән хәл дисәк тә була. Эх, бөтен кешеләр дә безнең кебек булса икән ул! Без исә, үз чиратыбызда, мәктәбебез янын, урам, ишегалларын һәрвакыт чиста тотабыз. Шулай ук авылыбызның күрке булган чишмәләребезне карап тору – безнең бурычыбыз.
Үткән ел татар теле укытучыбыз Гөлназ Таһировна "Игелек кылып яшик” темасына инша язып килергә дигәч, без, иптәш кызым Алсу белән, иң тәмле, иң йомшак сулы чишмәгә юл тоттык. Анда барып чишмә яннарын чүп-үләннәрдән чистартып кайту иде исәбебез. Барып карасак, ис-акылыбыз китте. Кайда ул безнең чишмә? Чүп басып бетергән, суы саеккан... Әлбәттә, бу эш безнең генә кулдан килергә ошамаган иде. Озак та уйлап тормыйча, әтиләребезне ярдәмгә чакырдык, чөнки чишмәгә бик булышасыбыз килде. Алар безнең игелекле гамәл кылырга теләгәнебезне белгәч, ике куллап ярдәмгә килергә риза булдылар. Чишмәбезнең юлларын чистартып улакларын рәтләп куйдык, ә ул, безгә рәхмәт әйткәндәй, ургып-ургып ага башлады. Менә шушы мизгелдәге рәхәтлекне бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмаслык халәттә идем мин. Әйе, бик рәхәт иде миңа. Чөнки мин дә бит табигатебезне саклау өчен энә очы кадәр генә булса да үземнән өлеш керттем. Мин үз фикерләрем белән әллә ни үзгәртә дә алмам инде, шулай да "Чишмәләрне корытмыйча, җирне рәнҗетмичә, һаваны бозмыйча, табигатькә хилафлык кылмыйча яшик”, - дип эндәшәсем килә...
h*ttp://ilhamgazite.ru/load/tabigatk_khilaflyk_kylmyjcha_jashik/1-1-0-73
убери *
Домашние задания: Другие предметы
Не могу написать сочинение на татарском <узе дэ белмэсэн ул искиткеч зур фидакарьлек эшлэде сочинение>
Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке. Как я провел летние каникулы. Срочно надо.
- помогите написать сочинение по татарскому языку на тему " Мэхэббэт ул узе иске нэрсэ"
- Как написать сочинение на татарском об осени Напишите пожалуйста сочинение на татарском об осени
- напишите сочинение на татарском на тему "воспитанный человек"
- Помогите написать сочинение НА ТАТАРСКОМ " что нужно делать чтобы быть здоровым"?
- напишите сочинение на татарском языке о том как я провел лето не с сайта!!! и с переводом
- Помогите написать сочинение на татарском языке на тему почему я горжусь Республикой Татарстан?
- Напишите рассказ на тему <<Почему безделье никак не пахнет? >>. >>.
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- ПОМОГИТЕ НАПИСАТЬ СОЧИНЕНИЕ НА ТАТАРСКОМ ПО ПОВЕСТИ "Тапшырылмаган хатлар" с планом