Инша
Минем киләчәккә билетым
Һәр кеше үз томышына үзе хуҗа. Мәктәптә уку елларыннан ук киләчәктә нинди һөнәр иясе булу турында уйланабыз. безнең алда кызыктыргыч мөмкиндекләр ачыла: табиб булыргамы, инженер әллә дизайнер булыргамы? Ничек дөрес һөнәр сайларга, ничек үз ышанычыбызны акларга? Бу безнең өчен зур тырышлык таләб итә: барысын да бөтен яктан уйлап эш йөртергә кирәк. Ләкин без бу авырлыклар алдында куркып калмаска тиеш, кыюсыз гына булса да алга барырга, алга!
Халык әйткәнчә: “Башланган эш – беткән эш! ” без иң аздан башладык. Сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре теге яки бу профессиянең мөмкинлекләре турында сөйләделәр. әтиләр, әниләр, теге яки бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән кунаклар килделәр. Андый, энергияләре ташып торган шәхесләрне күргәч, аларга охшыйсы килә башлый. Барысы да унышка ирешү юлындагы авырдыклар турында, аларны җиңәр өчен үҗәтлек һәм бик күп көч кирәк булуы турында сөйләделәр. Ләкин аларның берсе дә тиз генә, күп көч, тырышлык куймыйча гына уңышка ирешү серен ачмады. Ә бит күпләр менә шулай, тиз генә, биклектә булырга һәм дәрәҗәгә ирешергә талпына. Килдең, күрдең, җиңдең! Бу – малайлар һәм кызларның балалык хыяллары. Моны һәммәбезгә аңлау кирәк. Миңа үз өстеңдә эшләү кирәклекне әти-әни гел искә төшереп тора. Мин акыллы, эрудицияле, үз максатыма ирешүчән булырга, һәр көн туган ялкаулыкны җиңә белергә өйрәнергә тиеш.
Кайберәүләр: әле сиңа һөнәр сайларга иртәрәк, ди. Ләкин, әти-әни бугеннән сайларга, үз-үзеңне шуңа әзерләргә кирәк, ди.
Мин киләчәктә кем булырга икәнлекне күз алдына китерәм. Миңа бу һөнәр туры киләме икәнлекне аңларга кала. Мин һөнәр сайлау турында туганнар белән дә киңәшәм. Алар миңа үз киңәшләрен бирәләр.
Ләкин минем өчен иң мөһим адымны аларның берсе дә эшләмәячәк.
Мин инсе сигезенче сыйныфта. Киләчәккә богаж әзерләргә, белем тупларга тиеш, инде киләчәккә билет алырга заказ бирелгән. Вакыт җитү белән, мин киләчәккә билет алачакмын! Үз тырышлыгым белән! Мин киләчәккә сәяхәтем озак, бәхетле, яңа хисләргә бай булачагына ышанам.
https://infourok.ru/insha-minem-kilchkk-biletim-723086.html
Куллан: h*ttp://sabyem.ru/?p=5835 убери *
Домашние задания: Другие предметы
Сочинение по татарски на тему милосердие
Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке. Как я провел летние каникулы. Срочно надо.
- Где можно найти сочинение на татарском языке на тему курение?
- сочинения на татарском Помогите сочинение на тему ана биек кеше,, на татарском языке
- Сочинение на татарском Составьте сочинение на татарском языка на тему "минум дустем"
- Сочинение на татарском языке про осень Помогите, пожалуйста, написать сочинение на татарском на тему : Коз турында
- Как написать сочинение на татарском об осени Напишите пожалуйста сочинение на татарском об осени
- О маме или бабушке сочинение на татарском ящыке
- Сочинение на татарском языке "Минем мэктэ6ем"
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском...
- Яхшы сүз турынды сочинение на татарском языке Надо написать сочинение на татарском с 5-9 предложениями