Табигать-туган йортыбыз.
Тормыш-омтылыш, тереклек-шатлык, яшәү-бәхет. Куаклардан көмеш тамчылар коела, күктә бер-бер артлы йолдызлар сүнә.Сайрар кошлар –сандугачлар, кәккүкләр телгә килә.Күлләрдә төнбоеклар керфек ача. Болыннарда күбәләкләр оча. Шундый матур хәзинәгә карап башлар әйләнә.
http://nsportal.ru/ap/library/drugoe/2013/05/07/insha-tabigattge-maturlyk
Табигатьне саклыйк!
Яралы кошлар кебек
Сызлана үләннәр дә,
Табигать мәрхәмәтле,
Кадерен белгәннәргә.
Матурлыклар кипмәсен,
Урманда, болыннарда.
Барча тереклек калсын
Киләчәк буыннарга.
З. Минһаҗева.
Табигать-безнең туган йортыбыз. Балыклар сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм баласы кая гына яшәмәсен, шәһәр, авыл, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше табигатьнең аерылгысыз бер кисәге дип әйтер идем мин.
Туган як, туган җир дибез. Бу сүзләрнең никадәр кыйммәтле булуын аңлыйбыз. Минем дә туган ягым бик матур. Ә туган якның матурлыгы, әлбәттә, ул аның табигате. Ямьле Идел елгасы буенда яшим мин. Балачагым Идел елгасының каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек булмаган искиткеч гүзәллегенә сокланып үтә минем. Әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары бер якта торсын!
2013 ел-экологик культура һәм әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителде. Мәктәптә дә, аеруча татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә, табигатьне саклау турында бик күп чараларда катнашабыз, әдәби әсәрләр бик күп укыйбыз, төрле конференцияләр, диспут-дәресләр үткәрәбез. Табигатьне саклау турындагы экологик проблемалар элек-электән әдипләребез тарафыннан күп әсәрләрдә күтәрелгән. Әмма кеше барыбер үзенекен итә. Табигатьне пычрата, агулый һәм шулай итеп, аңлы рәвештә, юкка чыгара. Әйе, аңлы рәвештә, чөнки Аллаһы Тагәлә тарафыннан кешегә, хайваннардан аермалы, акыл, зиһен бирелгән. Шуңа күрә кеше табигатьне аңлы рәвештә һәлакәткә илтә дип әйтер идем мин.
Аннан башка яши алмаганын да белә ул. Чөнки адәм баласы табигатьтән башка бер көн дә яши алмый. Табигать-безнең яшәү чыганагыбыз.
Елдан-ел суларыбыз пычрана, очсыз-кырыйсыз урманнарыбыз бер мәгънәсезгә киселә, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабыз бозыла. Болар әле кешелек дөньясының табигатебезгә салган зыянының бер өлеше генә. Без-киләчәк буын. Ә киләчәк буынның яшәеше табигать белән бәйле. Табигатьне, туган йортыбызны, зарарланудан без туктатмасак, ни булыр соң? Уйлавы да куркыныч. Берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп, чүл уртасында калмабызмы? Менә шул турыда, һичшиксез, һәрбер кешегә уйларга кирәк, минемчә. Адәм баласы иртәгә нәрсә буласы турында уйламаганга күрә, табигатькә карата шундый рәхимсез мөнәсәбәттә, минемчә.
Кеше туганым! Әйдә туган табигатебезне саклыйк
Домашние задания: Другие предметы
Помогите пожалуйста написать сочинение по татарскому "Табигатьнен мин яраткан почмагы"
Похожие вопросы
- Помогите Пожалуйста! Напишите сочинение по татарскому языку на тему: энием сина эйтер сузем бар. Сочинение
- Помогите пожалуйста написать сочинение по татарскому языку на тему"Безнен сыйныф"("Наш класс")?!!!
- Помогите пожалуйста написать сочинение по татарскому языку на тему Весна?
- Помогите пожалуйста написать реферат по татарскому языку на тему: композиторов, поэтов и т, д нужно минимум 3-4 страницы!
- Помогите пожалуйста написать сочинение на тему: "Дело, которому я хочу посветить жизнь".
- Помогите пожалуйста написать сочинение.
- Помогите пожалуйста написать сочинение на тему "Что я вижу из окна моего дома осенью". Помогите!
- Помогите пожалуйста написать сочинение!
- помогите пожалуйста написать сочинение на тему„Евгений Онегин - роман отразивший эпоху”.
- Помогите пожалуйста написать сочинение на английском на тему "My arguments for and against having pets at home"!!!