Домашние задания: Другие предметы

Помогите написать сочинение на тему соембикэ на татарском языке Пж

Сөембикә турында ишетмәгән, аның фаҗигале язмышы белән таныш булмаган кеше юктыр, мөгаен. Аның хакында романнар (М. Хәбибуллин, Р. Батулла) тарихи очерклар (Һ. Атласи), җырлар, симфонияләр иҗат ителде. Шулай да аның үз язмышы, башыннан кичергәннәре теләсә кайсы әдәби әсәрләрдән дә баерак, катлаулырак.
Борынгы риваять тасвирлаганча, рус падишаһы Явыз Иван, Казан ханбикәсе Сөембикәнең рәсемен күреп, аңа гашыйк була, үзенә хатынлыкка сорап, яучылар җибәрә. Горур Сөембикә моңа риза булмый. Шуннан соң Явыз Иван, зур гаскәр белән килеп, Казанны яулап ала, Сөембикәне үзенә буйсындырмакчы була. Ризалык бирмәсә, бар халкын кырып бетерү белән яный. Шуннан соң Сөембикә теләсә-теләмәсә дә ризалыгын белдерә. Тик бер шарт куя: җиде көн эчендә җиде катлы матур манара калыксын. Әгәр дә җиде көн шундый күккә ашкан манара әзер булса, урыс патшасына чыга, имеш, булмаса – вәссәлам.
Явыз Иван бөтен рус иленнән осталар җыеп, материал туплап, аларга җиде көн эчендә дөньяда тиңе булмаган маһәбәт манара салырга боера. Башкарсалар, аларны зур бүләкләр көтә. Башкармасалар, башлары чабылачак, дип искәртә.
Беренче көндә манараның беренче каты әзер була, икенче көндә – икенчесе. Шулай итеп, җиде көн эчендә җиде катлы искиткеч матур һәм биек манара әзер була. Шуннан соң Сөембикә, Казаннан китәр алдыннан, манарага менеп, халкы, иле, башкаласы белән саубуллашырга рөхсәт сорый. Явыз Иван рөхсәт итә. Сөембикә исә, манараның иң өске катына менеп, халкы белән саубуллаша да, аска сикереп, үз-үзен һәлак итә...
Матур риваять, изге риваять. Чынлыкта исә эш башкачарак була. Сөембикә татар тарихында иң билгеле һәм зур шәхесләрнең берсе. Ул якынча 1518-1519 елларда Нугай Урдасының Йосыф морза гаиләсендә дөньяга килә. Алар турыдан-туры Идегәйнең токымына бәйле. Кардәшлекләре Кырым, Себер ханлыкларына, Урта Азия дәүләтләренә барып тоташа. Һ. Атласи аның турында: «Сөембикә (тарихчы аны Сөен-бикә дип атый) чиктән тыш матур һәм сөйкемле, һәм шуның илә бәрабәр бик акыллы бер кыз була. Нугай кызлары арасында Сөембикәгә охшаган кыз булмаган кебек, Казан һәм Рус йортларында да аңа тиңдәш булырлык кыз юк иде [1]», - дип яза.
Сөембикә уналты яшьлек яшь ханга кияүгә чыгып, аның белән ике генә ел яшәп кала. 1533 елда Мәскәү гаскәр җибәреп Казанны басып ала. Дәүләт белән хакимлек иткән Сафагәрәйгә чыгып китәргә туры килә. Казан тәхетенә Касыймнан Җангалине китертеп утырталар. Ул Шаһгалинең бертуган энесе. Менә шул Җангалигә Йосыф морзаның иң матур һәм зирәк кызы Сөембикәне хатынлыкка бирәләр. Сафагәрәй дә тик ятмый, тәхетен кире кайтарырга тели. 1535 елда абыйсы Сәхипгәрәй ярдәме белән Казанга кире кайта һәм хакимлек итә башлый. Бу гамәле белән ул Мәскәүгә берникадәр дәрес бирә. Җангалине Казанда яратмыйлар, бәрелешләр булган вакытта ул үтерелә. Сөембикә Сафагәрәйгә ошаган, күрәсең, шулай ук дипломатияне күз алдында тотып, Нугай Урдасы ханәкәсе Сөембикәне кыерсытмый, үзенә хатынлыкка ала. Аның башка хатыннары да була. Ләкин Сөембикәне ныграк ярата, диләр. Сафагәрәй турында Һ. Атласи: «Ул Казан ханнарының иң булдыксыз вә шуның илә иң тойгылысы иде» [1], -дип яза. Сүз монда ил тойгысы, ягъни ватанпәрвәрлек хисе турында бара. Шуңа күрә Сөембикә дә аны чын күңелдән сөя, ихтирам итә. Аларның Үтәмешгәрәй исемле уллары туа. Ләкин 1549нчы елны Сафагәрәй кинәт үлеп китә. Утыз өч яшьлек Сөембикә яңадан тол кала. Хан итеп кечкенә Үтәмешгәрәйне билгелиләр. Ләкин чынлыкта Казан ханлыгы белән Сөембикә идарә итә.
Сөембикә тол калганда йөкле була. Аның Җангалидән кызы туа. Бу кыз баланың исеме мәгълүм түгел, ләкин тормыш юлы кызыклы. Сөембикәнең кызы бераз үскәч,
https://nsportal.ru/ap/library/drugoe/2014/12/12/tatar-khalyk-avyz-izhatynda
АД
Алексей Довгаль
91 621
Лучший ответ
Могу на бурятском только, татарский не знаю
На языке волжских булгар, татары это воинское сословие и это название вам прилепили камуняки ( что б разделить) с христианами ( что б опорочить)