Домашние задания: Другие предметы

Помогите написать мини-сочинение на татарском языке.

мини-сочинения на тему биологик зат и ижтимаги зат... Кем татарча анлый, булышыгыз эле, утенеп сорыйм!!!!
Инша / Яхшылык җирдә ятмый
Нәрсә ул яхшылык, һәм шәфкатьлелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә? Уйлап карасак, шәфкатьлелек - бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булу, якын кешең өчен үзеңне, үзеңнең хис-тойгыларыңны корбанга китерүдер мөгаен, гомумән, чын күңелдән эчкерсез яхшылык кылу. Безнең чынбарлыкта бар кешедә дә бу күңел сыйфаты, кызганычка каршы, юк. Шәфкатьлелек ул Ходайга ышану гына түгел. Яхшылык кылган кешеләр Ходайга ышанмасаларда шәфкатьле һәм изгелекле булып кала аладыр, минемчә. Ләкин чын күңеле белән Алла Тәгәләгә ышанган кеше шәфкатьсез була алмый.

«Яхшылык җирдә ятмый » дигән борынгылар. Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчанда онытылмый. Әлеге заманда бар дөньяны материаль байлыкка омтылу яулап алган, күп кешеләрнең уйлары, эшләре белән акча идарә итә. Ә яхшылык, игелеклек, шәфкатьлелек сыйфатларына урын юк кебек. Әлбәтта, акча белән дә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм кулын сузып була, әмма чын күңелдән ярдәм күрсәтәсе килгән кешедә әллә ни зур акча суммалары, гадәттәгечә, булмый. Барыбызга да истә тотырга кирәк, халык «Яхшы сүз - җан азыгы» дип бердә юкка әйтмәгән. Якын кешенең рухи яктан күңелен күтәрү,авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу да бик мөһим. Җылы, яхшы сүз материаль ярдәмгә караганда да кирәгрәк булырга мөмкин, чөнки байлык ул була да бетә, а кылган яхшы эшләр күңелдә, йөрәктә кала һәм бер булса да әйләнеп кайтачаклар.

Яхшылык турында халык әйтемнәре, мәкальләре бик күп. Безнең дөнья ничек карасаңда яхшылыкка нигезләнгән. Әгәр яхшылык булмаса, булыр идемени бу дөньяда шундый изге хисләр - тынычлык хисе, дуслык хисе, мәхәббәт хисе? Бу рухи сыйфат һәрбер кешенең күңелендә булырга тиеш. Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Шуңа күрә дә үзеңнән соң кешеләр синең тик яхшы эшләреңне генә искә алып яшәргә тиеш.

Яхшы булу, игелекле булу, мөгаен, бик җиңел дә түгелдер. Бу сыйфатларны күңелдә балачактан ук тәрбияләп яшәргә кирәк, әти-әниләрнең баланы тәрбияләгәндә мөһим максатларның берсе – баланың күңелендә яхшылык тойгысы тудыру һәм үз киләчәгендә бала тик яхшылыкка омтылып, яхшылыкка таянып, яхшылык белән генә кулланып яшәргә тиеш.
http://insha.ru/text/185
Куллан: wiki.iteach.ru›images/5/52/Биология_Розиня. doc
Dima Kiyan
Dima Kiyan
74 714
Лучший ответ
Менә еш кына бер дә юкка үпкәлисез, киреләнәсез, өлкәннәргә каршы сүзләр әйтәсез. Әйтәсез дә ...онытасыз, ә уйламыйча әйткән шул сүзегез белән сез олы кешене ничек рәнҗетүегезне, аның хәтерен калдыруыгызны, аңа ничек кыен булуын белмисез дә. Еллар үтәр. Сез үзегез дә олыгаерсыз. Менә шул вакыт барысы да исегезгә төшәр. Сез әле яшь. Соңга калмагыз, үзегезнең начар якларыгызны төзәтергә ашыгыгыз. Әгәр инде хәтер калдырырга өлгергәнсез икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү – бик кирәкле сыйфат.
...Менә синең әтиең сиңа ниндидер гозерен әйтә, йомыш куша. Кушканны. Әйткәнне үзеңә зур бәхет һәм мәртәбә санап, җиренә җиткереп үтә.
Синең тәртипсезлекне күреп әниең ничек өзгәләнә. Монысын да мәңгелек итеп исеңдә калдыр, әниең бу дөньядан киткәч тә үкенмәслек булсын. Яхшы бел: олуг табигать законнары бозылмаса, өлкән буын синнән иртәрәк үләчәк. Шомлы тоелыр бу сүзем, бераз куркытыр да. Әмма нишләмәк кирәк, тормыш агышы шундый. Үкенүләрем кимрәк булсын дисәң, алар исән чакта карашларына күләгә төшермә, яхшы укуың, матур яшәвең, игелекле гамәлләр кылуың белән сөендер. Ә ата-ана гүргә кергәч тә сиңа бәхет тели!