Яз көне җир кардан арынырга өлгерми, инде кояш яхшы җылыткан урыннарда умырзаялар күренә башлый. Тал, зирек, чикләвек, куаклары, усак чәчәк ата. бу вакытта агач һәм куаклар яфрак ярмаган ,ә инде бөреләре бүрткән була. Агач һәм куакларда сок хәрәкәте башлана. Тиздән бөреләрдән яшел яфраклар ярала, ә җир өсте яшел үлән белән каплана. Аннары күп кенә үсемлекләр чәчәк ата.
Яз көне безгә җылы яклардан күчмә кошлар әйләнеп кайта. Бездә алар үзләренә җитәрлек азык таба ала: бөҗәкләр уяна, ә кардан арчылган урыннарда үткән елгы орлыклар күп була. Беренче булып кара каргалар кайта. Кара каргалар кайтуны безнең якларда яз башлану дип исәпләү гадәткә кергән. Алар артыннан – сыерчыклар, ә шуннан соң тургайлар кайта. Барыннан да соңрак, бөҗәкләр күбәйгәч, күке, карлыгач, яр карлыгачлары кайта.
Әмма яз көне, син моны үзең дә сиздең инде, һава торышы гел үзгәреп тора. Кояшлы җылы көннәрдән соң кинәт кенә салкынайтып җибәрә һәм хәтта кар да ява, ул кар кайвакыт берничә көн эремичә ята. Мондый көннәрдә кошлар ачыга, чөнки үсемлек орлыклары кар астында кала, ә бөҗәкләр салкыннан качып бетәләр. Мондый вакытта күп кенә кошлар һәлак булырга мөмкин, шуңа күрә аларга өстәмә азыкны салкын көннәрдә язын да бирергә кирәк.
Язын күпчелек кошлар оя коралар. Күке һәм Ерак Төньякның кайбер кошлары, мәсәлән, диңгез үрдәкләре генә үзләренә оя ясамыйлар. Кошлар үзләренең ояларын җиргә , агач ботакларына һәм агас куышларына, түбә асларына ясыйлар. сыерчыклар күбесенчә сыерчык ояларына урнаша. Бу кошлар бик күп бөҗәкләрне – үсемлек корткычларын ашыйлар. Шуңа күрә сыерчыклар килер алдыннан кешеләр бакча һәм парклардагы агасларга оялар ясап эләләр. Сыерчык оясын башта таякка кадаклыйлар, ә соңыннан таякны нык итеп агачка беркетәләр. Сыерчык оясын агачка кадаклап куярга ярамый, чөнки агачка зарар килергә мөмкин.
Кошлар йомырканы үз ояларына салалар. Ә күкеләр исә чит ояга, ә диңгез үрдәкләре шәрә таш өстенә салалар.
Әгәр дә син кош оясы очратасың икән, шундук әкрен генә читкә кит . эш менә нәрсәдә: кеше якынлашканда, кош, куркып, оясыннан очып китә һәм кеше ул тирәдән китмичә кире әйләнеп кайтмый. Әгәр син оя янында озак торсаң, йомырка суынып эчендәге кош балалары һәлак булырга мөмкин. Кош йомыркаларын тотып карау аеруча фаҗигале, чөнки мондый очракта кайбер кошлар ояларына кире әйләнеп кайтмый торган булалар.
https://nsportal.ru/ap/library/literaturnoe-tvorchestvo/2012/10/30/koshlar-beznen-duslarptitsy-nashi-druzya
Домашние задания: Другие предметы
сочинение на татарском языке кошлар кайта туган ягыма
Ну мэ фуць ку пула нескулатэ.
моя твоя понимай нет )
три тары 1 я
Вячеслав Агафонов
?
Похожие вопросы
- Сочинение на татарском языке “Туган ягым матурлыгы”
- Пожалуйста помогите !!!Нужно сочинение по татарскому литературе на тему: туган ягым яшел бишек ( гумар баширов )
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке. Как я провел летние каникулы. Срочно надо.
- Где можно найти сочинение на татарском языке на тему курение?
- Сочинение на татарском языке "Минем мэктэ6ем"
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- напишите мне пож мини сочинение на татарском языке на тему Если чтишь взрослых, то чтят и тебя !
- напишите сочинение на татарском языке о том как я провел лето не с сайта!!! и с переводом
- напишите сочинение на татарском по теме:" минес Туган илгэ монэсэбэтем" Если можно то поскорее, просто очень срочно нужно!
- Помогите написать на татарском языке символические образы "Туган туфрак"