Школы
Помогите придумать текст на татарскому языку про класс, нк большой
Һәр елны без сыйныфыбыз белән урманга, елга буйларына барабыз. Мондый походлар безнең дус сыйныфыбызны тагын да берләштерә. Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә, ә берсе турында мин күбрәк сөйләргә телим. Майның соңгы көннәре иде. Без, җыенып, юлга чыктык. Ашыкмыйча гына бардык, җырламаган җыр калмады, шаярдык, уйнадык, көлдек, фотога төштек. Табигать тә безнең белән бергә шатлангандай тоелды. Ул инде җәйне каршы алырга әзер: тирә-юнь ямь-яшел, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, чут-чут итеп кошлар сайрый, бал кортлары, төклетуралар безелдәп бал эзләп оча. Бөтен җирдә матурлык. Күңелгә Г. Тукайның шигъри юллары килә:Ак күмәч берлән ашарлык саф һава; Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи! ("Валлаһи")Мин иң алдан бара идем. Искиткеч матур урынга килеп чыктык. "Ял итү өчен менә дигән алан! " дип уйлап та өлгермәдем, укытучым ялга туктау турында әйтте. Монда урман елга яры белән тоташкан иде. Безнең теләк: чәй кайнату, шашлык һәм көлгә күмеп бәрәңге пешерү иде. Малайлар учак ягу өчен урын сайлый башладылар. Укытучыбыз урманда ут ягарга ярамавын искәртте. Без түбәнгә − елга ярына ук төшеп киттек. Монда инде ут ягарга мөмкин иде. Утынны урманнан җыеп төштек. Шашлык кыздыруны мин үз кулыма алдым. Әтигә ярдәм иткәләгәнем дә ярап куйды. Бөтен яктан да тигез кызсыннар өчен, мин шашлыкларны күмер өстендә әйләңдергәләп тордым. Шашлыктан тамган май яна башласа, аның өстенә соус сипкәләдем. Шашлыгыбыз телеңне йотарлык булды. Көлдә пешкән бәрәңгене дә авызыбызны пешерә-пешерө ашадык. Табигатьтә, саф һавада һәрнәрсә тәмле булып тоелды. Үзебез әзерләгән ризыклар аеруча тәмле булды. Тамак туйгач, рәхәтләнеп уйнадык; арыгач, тынып калып, урман шаулавын, кошлар сайравын, елга агуын, бөҗәкләр безелдәвен тыңладык. Бу ялны озаккарак сузасы килде. Шуңа күрә без өйгә кич кенә кайттык. Табигатьнең матурлыгы безне әллә нишләтте. Күңелләребез сафланып калгандай булды. Арыдык, ләкин безгә бик рәхәт иде.
Похожие вопросы
- Помогите перевести текст по английскому языку 6 класс Home reader Афанасьева, название текста: The hungry yellow lion)))
- Помогите перевести текст по английскому языку 6 класс Ваулина .Ю. Е. bolton middle school
- Помогите пожалуйста перевести текст по татарскому языку: (
- Помогите найти текст! Окружающий мир для 4 класса, текст "Лечит планету сообща"
- помогите придумать текст на любую тему)))плизззз....
- Люди помогите Переведите текст на английский язык граммотно за лучшиий перевод дам 1000
- помогите найти текст по немецкому языку Meine Familie
- Помогите решить задачу по русскому языку 5 класса ))))
- Помогите решить тест по русскому языку 7 класс "Причастие. Н и НН в причастиях и отглагольных прилагательных."
- Помогите написать текст на агнгл. языке про "Что для вас важней семья или друзья? "