Школы

сугыш узган җирдә сочинение на татарском 5 класс! срочно на завтра!

Сугыш темасы
Татар әдәбиятында сугыш темасын чагылдырган әсәрләр күп. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле улем көткән әсирләр язмышы татар язучыларын тетрәндерми калмый, уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш темасы чагылган әсәрләрнең күбесе авыл халкы тормышын сурәтләүгә багышланган. Ул елларда кешеләр генә түгел табигать тә зур югалтуларга дучар булган: урманнар янган, кырлар, таулар теткәләнеп беткән.
Сугыш афәтен кеше күңеленә тирән үтеп керерлек итеп сурәтләгән язучылардан Ә.Еникине китерергә була. Аның гаҗәеп бай рухи дөньясы укучыларны сокландырмый калмыйдыр. Ә.Еники үзенең “Җиз кыңгырау”, “Бер генә сәгатькә”, “Мәк чәчәге”, “Ялгыз каз”, “Кем җырлады? ” кебек әсәрләрендә сугыш фаҗигасенең гади авыл кешесенә, табигатькә нинди яра салуы турында яза.
“ Бер генә сәгатькә” әсәрендә сугышка киткән авыл егетенең өйгә кайтып керүе-туган иле, туган халкы өчен көрәшүче улларын сагынучы анага зур шатлык. Ләкин ана йөрәге аның бик кыска вакытка- бары тик бар генә сәгатькә кайтуын аңына сыйдыра алмый. Ул кинәт кайтып төшкән төпчеген яраткан ризыгы белән сыйлый алмавына борчыла.
Сугыш-һәркем өчен дә зур фаҗига. Шушы кыска гына вакыт эчендә өзелеп сыйгән, зарыгып көткән ярын күрми калу егет өчен дә, кыз өчен дә бик авыр. Шушы әсәрдә язучы якын кешеләрнең аерылуын, аларның сугыштагыларны көтеп, билгесезлек эчендә яшәүләрен тасвирлый. Чынлап та, сугышка киткән кешенең гомере әллә бүген өзелә, әллә иртәгә? Әмма берсе дә якыннарының үлүен теләми, барысының да исән-имин туган илгә әйләнеп кайтуын кытә.
Ә.Еники сугышны тормышның, яшәешнең төрле якларын тасвирлап сурәтлә. Сугыш кешеләрдә генә түгел, табигатькә дә тирән эзен калдыра. Җир-ана сыкрый, авыр сулый, аның киек-җанварлары яшәрлек урманнар, йөзәрлек сулар тимер-томыр калдыклары белән, мәетләр белән тулган, снаряд, бомба шартлауларыннан теткәләнеп беткән. Янгын төтененнән кояш та күренми хәтта. Менә бит ничаклы бәхетсезлек килә бөтен кешелеккә, табигатькә сугыш белән. Кирәкми, кирәкми безгә сугыш!
http://www.studfiles.ru/preview/3559019
Эвелина Гуйская
Эвелина Гуйская
65 457
Лучший ответ