Школы

Сочинение на тему :"Итиль суы ака торур " на татарском пожалуйста, срочно надо

“Итил суы ака торур” романы– татар халкы рухи мирасының әһәмиятле чыганагы. Бу романда сәнгатьчә камиллек, образларны сурәтләүдә эзлеклелек һәм төгәллек күзәтелә, яшәешнең бар якларын үз эченә алуы белән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә аерым урын тота.
Шуннан чыгып, хезмәтебезнең максатын түбәндәгечә билгеләдек:
тарихи әсәрләрне ныклап өйрәнү аша халкыбызның яшәү рәвешендәге төп сыйфатларын билгеләү.
1972 нче елда Н. Фәттахның «Итил суы ака торур» романы дөнья күрә.
Р. Салихов Н. Фәттахны татар әдәбиятында чын тарихи роман тудыручы әдипләрнең беренчесе итеп күрсәтә: «Башка татар әдипләренең соңрак иҗат ителгән тарихи романнары татар әдәбиятына 70 нче еллар башында Н. Фәттах ачкан ишекләрдән атлап керделәр»,— дип яза ул (Салихов, 1999, 254 нче бит).
Әдип тарихи романнарын гына түгел, татар романын яңа баскычка күтәргән язучы буларак әдәбият тарихына кереп кала. Әдип совет чоры татар прозасы кысаларында тәүге язучы буларак борынгы тарихны әдәби чагылдыру юлына аяк баса. Язылу тарихы, романны язуга этәргеч, төп тарихи чыганак булган факторларны әдип үзе болай тасвирлый : ”Хәзерге заман темасына язучыга барыннан да элек бүгенге тормыш тәэсир итсә, тарихи темага язучыга китап, язма әдәбият тәэсир итә дисәк, ялгыш булмас дип уйлыйм. Тарих бит ул үзе китап. Миңа бик нык тәэсир иткән беренче тарихи китап “Кабуснамә” XI гасырда яшәгән чын кешенең чын язмалары. Икенче китап итеп мин Усама ибне Мункызның “Үгет-нәсихәт китабы”н (“Книга назидания”)күрсәтә алам. Усама ибне Мункыз Сурия гарәбе, тәре сугышлары вакытында яшәгән, бик күп сугышларда катнашкан. Өченче китап итеп”Исландия саголары”н атап әйтәсем килә.Әйтәсе килгәнем шул: миңа үткән заманның үз кешеләре язып калдырган чын фактлар, чын вакыйгалар “беренче этәргеч”ләрнең берсе булды. Бу урында мин атаклы ибне Фадлан язмаларын укуымны һәм үземнең 1957 елда Болгар хәрабәләрен казуда катнашуымны искә алмасам, ”беренче этәргеч”ләр мәсьәләсе тулы булмас дип уйлыйм. Ибне Фадлан язмаларын уку, өйрәнү, ялау һәм җирдән казып алынган болгар әйберләрне үз кулларым белән тотып карау — болар барысы да, әлбәттә, беренче, иң беренче этәргечләр булгандыр. Болары күреп, тотып була торган “этәргеч”ләр. Ләкин “этәргеч”ләрнең күреп, тотып булмый торганы да бар. Анысы — мәхәббәт. Туган халкыма, туган телемә,культурама чиксез мәхәббәт йогынтысы. Бу тойгы беренче дә,икенче дә түгел, ул — төп этәргеч, даими этәргеч. Иң беренче чыганак ибне Фазлан язмалары булды. Моннан тыш, борынгы Болгарга, аның күршеләренә караган башка хезмәтләр белән танышып чыктым. ”Романның тарихи чынлыгы авторын үзе тапкан фәнни нәтиҗәләренә нигезләнсә, вакыйгаларда катнашкан персонажлар чынлыгы аларның кичерешләрен дәлилләү нәтиҗәсенә бәйле.
Нурихан Фәттах болгарларның чиксез батырлыкларын күрсәтү кебек бик отышлы вакыйгалар язу белән мавыкмаган. Батырлык көчтә дә, гайрәттә дә, куркусызлыкта да түгел, сабырлыкта, ди. Зирәклекнең бер нәтиҗәсе буларак сабырлык борынгы бабайларның иң күркәм сыйфатлары итеп гәүдәләнә.
Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” романында Идел-Чулман болгарлары дәүләтнең оешуы, төрле ыру-кабиләләрне берләштерү тарихы тасвирлана. Роман исеме — борынгы җырның беренче юлы. Шуннан чыгып, исеменең мәгънәсе — Идел ярларына сыеша алмый, иреккә омтыла. Иреккә чыга, җәелә һәм шулай итеп тереклек өчен уңайлы шартлар тудыра.
Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” романында Идел елгасы буенда Болгар дәүләтенең оешу чоры тасвирлана. Илчеләр килер алдыннан һәм килгәч булган вакыйгалар кызыксынып, уйланып укырлык итеп сурәтләнә.Әсәрдә вакыйгалар Идел-Чулман буенда бара. Аның нигезендә Болгар ханы — Алмыш ханның шул тирәдәге кабиләләрне берләштерү өчен барган көрәше ята.
ht*tp://w*ww.teacher-rt.ru/index.php/biblioteka/d-biyat/12 убери *
Мария Шангина
Мария Шангина
74 963
Лучший ответ
Viktotia ) обж?
банки
Айя Нукебаева
Айя Нукебаева
16 955

Похожие вопросы