Сочинение
Кешене хезмәт бизи.
“Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеле дә,”- дип яза Антон Павлович Чехов. Кемгәдер дөрес бәя бирү өчен, аның белән аралашу гына җитми, минемчә. Ә эш-гамәлләрен күзәтү, хезмәт нәтиҗәләрен өйрәнү кирәктер. Чөнки зәвык белән киенеп, матур сөйләшеп йөргән кеше үзе өчен генә яшәргә мөмкин. Юкка гына татар халкы “агач -яфрагы, кеше хезмәте белән матур”, димәгән.
Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул- шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларыңа ирешә, яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә. Мондыйларны хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Хезмәт барышында кеше физик яктан ныгый, рухи яктан да чыныга, хезмәттәшләре белән аралашырга, уртак тел табарга да өйрәнә.
Татар халкы элек–электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр.
Әйләнә-тирәбезгә күз салсак, бөтен нәрсә хезмәт нәтиҗәсе: биек-биек йортлар, акыллы машиналар, табыннарыбызга ямь бирүче икмәк, өстебезгә кигән киемнәр... Болар барысы да- кемнәрнеңдер хезмәт җимеше. Гадәти әйберләр булса да, һәрберсе кирәк.
Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган, нинди дә булса һөнәр сайламаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала .
https://infourok.ru/sochinenie-na-temu-keshene-hezmet-bizi-843831.html
Школы
напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему кеше тормышнын нинди булуы нэрсэгэ бэйле
Похожие вопросы
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском языке! Тема сочинения "Кошлар тэрэзэ кага"
- Пожалуйста напишите мне сочинение на татарском языке на тему "мы-дети природы"
- напишите пожалуйста сочинение на татарском о том, какие достопримечательности Казани мне нравятся?
- напишите пожалуйста сочинение на английском языке....не больше 180 слов....тема The Ancient Egyptians.
- Помогите написать сочинение?))) сочинения на татарском языке про любимую профессию
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему " Анага бала кадерле, балага ана кадерле"
- Напишите пожалуйста небольшое сочинение на татарском языке на тему : ,, Без табигатьне саклыйбыз"
- напишите сочинение на татарском языке Алтын көз пожалуйста
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему" Муса Джалил патриот шагыйрь". Зарание спасибо
- Напишите сочинение на татарском языке. На тему "мине уйлап тырган эсэр"