Школы
отправьте пожалуйста краткое изложение рассказа о "Бикмуш бабай" на татарском, срочно!

Бикмүш бабай.
Соңгы маякны сүндрергә килгәндә, кызарып чыккан кояшның беренче алтын нурлары тын Идел өстенә
җәелде. Нәкъ шул чакта Илсөяр көн дә шушы вакытта ишетә торган ягымлы иркә тавыш ишетте:
─ Илсөяр!..
─ ...Әнә бабаң да торган, кызым.
─ Әйбәт йокладыңмы, бабай?
─ Аю кебек, кызым.
Илсөяр бабасының муенына сарылды.
Бикмүш бабай ─ Мәрдән абзыйның атасы. Карт инде ул, җитмешкә җитеп килә. Ул шул гомеренең күп
өлешен Урал шахталарында күмер чабып үткәрде. Картаеп эшкә ярамый башлагач, аны хуҗалары куып
чыгардылар. Бикмүш бабай, җиде-сигез йөз чакрымнан җәяүләп, үзенең туган авылына ─ улы Мәрдән янына
кайтырга чыкты. Аның ашарына юк иде. Юлда очраган авылларга туктап, хәер сораша-сораша кайтты.
Ярты юлга җиткәндә, Бикмүш бабайның кинәт кенә бер канаты сынды: кырык ел буена бергә гомер
иткән карчыгы үлеп калды. Карчыгы үлгәч, Бикмүш бабай өчен дөньяның кызыгы бөтенләй бетте. Аның
аяклары тагын да авыррак атлый башладылар.
Газаплы кара көннәрен бизәп торган гомер юлдашы исенә төшкән саен, Бикмүш сабыйларча үксеп
Шулай кайта торгач, ул үзе иген игеп үскән таныш кырларга аяк басты. Алпавыт камчысы, нужа
чыбыркысы... Ә шулай да Туган ил ─ Туган ил шул! Дәртләнеп китте ул.
Ул басу капкасын керде һәм чатны борылды. Монда аның соңгы канатын да сындырып ташладылар.
Авылда беренче очраган кеше ─ көтүче карт ─ Мәрдәннең күптән инде авылдан куылуын, аның башыннан
үткән фаҗигале хәлләрне сөйләп бирде.
Бикмүш бабай алабута, кычыткан баскан ата-баба нигезенә йөзен куеп яшь түгә дә, тагын хәер сораша-
сораша, улын эзләп чыгып китә. Йөри-йөри, менә шушы Агыйдел буйларына килеп чыга. Шул көннән башлап,
Мәрдән абзый, Бикмүш бабай, Илсөяр ─ өчәү бергә яши башлыйлар.

Хисаметдин менла характеристики
Похожие вопросы
- Краткое содержание Ф. М Достоевский "Белые Ночи". Скиньте пожалуйста краткое содержание рассказа.)
- Подскажите, пожалуйста, краткое содержание рассказа Шолохова "Чужая кровь"!
- Очень нужно!!! Напишите пожалуйста краткое содержание рассказа Владислава Крапивина "Колыбельная для брата"!
- Подскажите пожалуйста краткое содержание рассказа "выстрел".Повести Белкина. Спасибо
- Напишите пожалуйста краткий рассказ "the united kingdom of great britain and northern ireland" предложений 10 (Кратко)
- краткое изложение повести м. горького детство Краткое изложение
- Создать рассказ о характере и судьбе тульского косого левши. Помогите пожалуйста, кратко, мне очень срочно ...
- Пожалуйста помогите написать краткое изложение по данному тексту, буду очень благодарен!
- краткое изложение по произведению Паустовского Тёплый хлеб, от лица сороки. помогите пожалуйста, буду очень благодарна!
- срочно! сегодня нужен краткое содержание рассказа "уроки французкого" зараннее СПАСИБО.