Вопросы с тегом «аннар»

Тима
Тима

Меня зовут Андрей, я работаю мыловаром. Живу я в общаге с соседом Азатом. Как-то раз я угостил его квашенной капустой от мамы, а он протянул мне треугольной формы пирожок, сказал, что это эчпочмак. Я отломил кусочек, положил его в рот и монда ките бу малай, шундый тэмле булды бу эчпочмак, мин чэйни-чэйни, шулай тэмлэп-тэмлэп сот белэн эчэ-эчэ арып беттем, аннары кикереп усырып жибэрдем дэ йокларга яттым!
☝️😁👍

1332
17
V(
Viktoria (*kiska*)

Көзме, кышмы, язмы, җәйме,
Тыңламый, нишләтәсең —
Кар-буранда, җил-яңгырда
Салмый ул эшләпәсен.
(Кадак.)

Авызына башны тыгып
Карадым, курыкмадым.
Аннары, башына менеп,
Рәхәтләнеп йокладым.
(Мич.)

Башка җирләре бик дөрес,
Бер генә ялгыш монда:
Түгел никтер урынында
Мөгезе — борынында!
(Мөгезборын.)

Сакаллы булып туган ул,
Сакаллы сабый булган.
Парикмахерга кермәгән,
Сакалын кистермәгән.
(Кәҗә.)

Су өстендә җәяү йөрим,
Тып-тып басып атлыйм мин,
Иң тирән җирдән үтәм,
Өз генә д

28
0
V(
Viktoria (*kiska*)

Көзме, кышмы, язмы, җәйме,
Тыңламый, нишләтәсең —
Кар-буранда, җил-яңгырда
Салмый ул эшләпәсен.
(Кадак.)

Авызына башны тыгып
Карадым, курыкмадым.
Аннары, башына менеп,
Рәхәтләнеп йокладым.
(Мич.)

Башка җирләре бик дөрес,
Бер генә ялгыш монда:
Түгел никтер урынында
Мөгезе — борынында!
(Мөгезборын.)

Сакаллы булып туган ул,
Сакаллы сабый булган.
Парикмахерга кермәгән,
Сакалын кистермәгән.
(Кәҗә.)

Су өстендә җәяү йөрим,
Тып-тып басып атлыйм мин,
Иң тирән җирдән үтәм,
Өз генә дә батмыйм мин.
(Боз өстендә.)

Бар җирне кызылга буяр,
Әмма канга буямас.
Кайчан гына атса да ул,
Беркем куркып уянмас.
(Таң.)

Бик күп телләрне белсә дә
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним дисәң өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә.
(Сүзлек.)

Йөртәләр аны һәрвакыт
Каты-каты типкеләп,
Җан-фәрманга йөгерә ул,
Тормый бер дә үпкәләп.
(Футбол тубы.)

Морзе азбукасы белән
Тукылдата тук-тук-тук:
— Тик торганым юк, юк, юк,
Шуңа күрә мин тук, тук!
(Тукран.)

Ешне генә ярата ул,
Булганы юк уенда;
Аннан башка үткәрәләр —
Үзе килми туена.
(Сабан.)переведите что сможете*)

7
0