Дмитрий Байбара
Что за язык в этой песне?
1.Сокланмыйча мөмкин түгел
Мондый матур парларга.
Үзләренә кирәк кадәр
Бәхет телик аларга.
Кушымта (2 тапкыр) :
Яшәгән саен татлырак
Булсын һәрбер көнегез
Ширбәт ае кебек узсын
Алдагы гомерегез.
2. Хатын-кыз юл бирә белсен
Баш була белсен ир-ат
Бер-береңне кадерләсәң
Сөюгә җитә чират.
Кушымта (2 тапкыр) :
Яшәгән саен татлырак
Булсын һәрбер көнегез
Ширбәт ае кебек узсын
Алдагы гомерегез.
3. Өметләрегез һәрвакыт
Аклана алсын иде
Бүгенге мәхәббәтегез
Гел балкып янсын иде.
Кушымта (2тапкыр) :
Яшәгән саен татлырак
Булсын һәрбер көнегез
Ширбәт ае кебек узсын
Алдагы гомерегез.
Вроде бы, татарский, а и сомневаюсь, что это так)