МК
Мария Кабанова
Күктә якты кояш балкый,
Әйтерсеңлә җәй үтмәгән,
Алтын яфраклары белән
Көзләр килеп җитмәгән.
Килде инде, килде көзләр,
Көннәр дә бит кыскарды,
Көндезләрен җылы булса,
Суык була таң алды.
Килде инде, килде көзләр,
Киттеләр инде кошлар.
Ап-ак юрганнарын ябып,
Килеп җитәрләр кышлар.
Кеше гомере дә шулай,
Җәйдән китә көзләргә,
Еллар аша җыерчыклар
Куна безнең йөзләргә.
http://maduna.jimdo.com/шигырьл әр/