***
...Карлар булып кунар идем
Кара керфекләреңә.
Тамчы булып агар идем
Мин алсу битләреңнән
Җилләр булып исәр идем
Сине сөеп, иркәләп.
Чәчләреңә кунар идем,
Булса идем күбәләк.
***
...Күпме еллар, җаным, синең белән
Кавышуны көтеп яшәдем.
Бүген күрдем: ара тик бер адым,
Син дәшмәгәч, мин дә дәшмәдем.
Бер туйганчы серле күзләреңә,
Йөзләреңә карый алмадым.
"Йөрәктәге хисләр суынган",-дип,
үз-үземне тагын алдадым.
Еллар үткән, ярлар бүтән инде.
Мин дә башка, син дә үзгәргән.
Сөю генә һаман шул ук әле,
Таша хисләр караш-күзләрдән.
Сизми калдым битем очларыннан,
Үбеп алды кайнар яшьләрем.
Сине күрдем: ара тик бер адым,
Син дәшмәгәч, мин дә дәшмәдем.. .
***
...Йолдызларга сөйләр идем
сөюемне.
Алар әйтер: «Юләрләндем
диюеңме?.. »
Куш каенга бәян итсәм
синең хакта,
Әйтмәсме ул, дәшмәсме ул:
«Сөю – хата...»?. .
...Тургайлар да юатмасмы:
«Сөяр... » – диеп,
Әллә әйтер: «Акылыңа
ияр, » – диеп?. .
Хөр җилләргә җиткералсам,
«Яратам... » – дип,
Әйтмәсме соң: «Ай күрә дә,
ала таң...» – дип?. .
Аккошларга сөйләп бирсәм,
алар әйтер:
«Утка кердең, кем хәлеңне
җиңеләйтер?..
Кораном воспользуйся.
ЯУЛЫК
Аерылганда миңа йөрәк дустым
Бүләк итте ефәк яулыгын;
Мин ярама яптым ул яулыкны
Басар өчен агышын канымның.
Кан табыннан куе кызыл төстә
Яулык минем йөрәк турында,
Сөйли миңа аның җылы назы
һәм ялкынлы сөюе турында.
Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,
Батырларча алга атладым.
Яулык шаһит: сине һәм илемне
Йөрәк каным белән сакладым.