Лингвистика

Напишите маленький рассказ на тему "Вернувшись из музея" на татарском.

Музейда уздырылган һәр чара (экскурсия, дәрес, батырлык дәресләре, сугыш ветераннары белән уздырылган кичәләр) зур тәрбияви һәм танып-белү үзенчәлегенә ия. Шуңа күрә укучылар бу бүлектә уздырылган һәрбер чараны йотлыгып тыңлыйлар. Җиңү бәйрәме кичәләренә әзерләнгәндә укучылар үзләре теләп шушы бүлектәге экспонатларны сайлап алалар. Кичәләрдә алар зур горурлану белән залдагы ветераннарга сугышта үлеп калганнарның фронттан язган хатларын укыйлар. Аларда солдатларның Татарстанда калган туганнарына никадәр наз, мәхәббәтләре чагыла. Хатларда солдатлар үзләренең батырлыклары, тыныч тормышка ышанычларын язып китәләр.
Һәрбер укучы да музейның әлеге бүлегенә өлеш кертми калмагандыр. Кайсы укучы үзенең сугышта катнашкан, яки сугыш вакытында тылда хезмәт иткән туганының фотокарточкасын алып килә, кайсысы сугыш кырларыннан исән-сау кайткан дәү әтисенең хәтирәләрен язып килә. Бу хезмәт тә бит балаларда үз илләре, үз туганнары белән горурлану хисләре тудыра. Мәктәптә үткәрелә торган ветераннар белән очрашуларны да әйтеп китми булмый. Сугыштан исән-сау кайткан солдатлар белән очрашулар укучылар күңелендә нинди хисләр тудыра соң?! Әйе, үзенең туган халкы белән горурлану хисе. Ветераннар сугыш кырындагы вакыйгаларны сөйләгәндә укучыларның күзләре аларга гына төбәлгән, “Без дә шулай булдыра алыр идекме икән? ” дип уйлыйлардыр кебек.
http://nsportal.ru/ap/library/drugoe/2016/09/29/muzeylar-patriotik-trbiya-uzge
Максим Сушенцов
Максим Сушенцов
75 805
Лучший ответ
Габдулла Тукайны бәләкәй вакытында үзенә сыендырган Яңа Кырлай авылы (Татарстанның Арча муниципаль районында) үзе үк мемориаль һәйкәл булып тора. Кырлай авылында Сәгъди абзыйлар гаиләсендә Тукай 5 елга якын яши. Тукайның гади крестьян тормышының көндәлеге, ихтыяҗын сиземләве шушы Кырлайдан башлана. Монда ул мәдрәсәгә йөреп белем ала, халык иҗаты гәүһәрләре белән таныша. "Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным", - дип язды соңыннан шагыйрь.

Шагыйрь эзләре калган сукмаклар авылда әле дә саклана. Аларның берсе Тукай мемориаль комплексына алып килә. Г. Тукайга Яңа Кырлайда багышланган музей экспозициясе 1960 елларның икенче яртысында авыл китапханәсендә оештырыла. 1971 елның 30 мартында Г. Тукай музее Казанда М. Горький музее филиалы статусы ала. 1976 елдан ТАССР Дәүләт музее филиалы. ТАССРның Министрлар Советының 1978 елның 7 декабрьдәге "Яңа Кырлай авылын һәм Г. Тукай мемориаль үзәген төзекләндерү, архитектура-сынлы бизәү буенча чаралар" карары буенча Б. Урманче проекты белән яңа музей комплексы бинасы төзелә, яңа экспозиция ачу тантанасы 1979 елның 25 апрелендә үткәрелә. Музей комплексы үз эченә ике экспозицияне ала: мемориаль көнкүреш (Сәгъди абзый йорты) һәм әдәби-нәфис (махсус төзелгән бина) . "Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты" дигән экспозия Б. Урманче проекты белән төзелгән ике катлы бинада урын алган.
Татьяна М.
Татьяна М.
4 135

Похожие вопросы