Бу сугашта минем бабаларым да катнашкан . Мин аларнын берсе турында язам .
1923 нче елның 24нче ноябрендә Иске җөри авылында яшәүче Мәүлиннәр гаиләсендә шатлтыклы көн була. Бу көнне алар гаиләсендә көтеп алынган беренче сабыйлары якты дөньяга аваз сала. Ул минем бабам Мәүли Габделбарый Мәүли улы. Ул 1930нче елда 1нче сыйныфка укырга кергән. Минем бабам бик шук, шаян булган. Ул мәктәптә дә бик тырышып укыган. Анда үткәрелгән барлык чараларда да катнашкан. Ул җиде еллык мәктәпне 1938нчы елда яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Аның яшьлек еллары бик авыр чорга туры килгән.
Ачлык-яланчылык үзенекен итә. Бабам мәктәпне тәмамлагач алга таба белем ала алмый. Аңа төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Ул бер эштән дә курыкмый, үзенә йөкләнгән эшләрне җиренә җиткереп башкарган.
1941нче елның 22 июль иртәсе. Бөтен кешеләрне кара кайгыга салып радиодан сугыш башлану турында хәбәр итәләр. 18 яше тулган бик күп егетләрне сугышка алып китәләр.
1941 елның 27нче нояберендә бабама да 18 яшь тула һәм ул 1нче Украина фронтына барып кергән. Ул сугышта да сынатмаган, гел алгы сызыкта булган, бик көчле бәрелешләрдә катнашкан. Бер вакыт аларга Дон елгасын кичеп чыгарга кирәк булган, ә көймә елганың икенче ярында калган. Ростов- Дон шәһәре тирәсендә бик каты сугышар булганлыктан, көндез елганы кичү мөмкин булмаган, шунлыктан төнге карангылыкта Дон елгасын кичәргә кирәк булган. Бабай араларында иң яше, шунлыктан төнлә Дон елгасын йөзеп чыгып көймәне икенче якка алып чыккан. Ул елганың уртасына җиткәч хәле беткән һәм аның бәхетенә елгада үлгән ат очраган һәм ул аны көймә урынына кулланып, ярга чыгып җиткән. Ул көймә белән икенче якка йөзеп чыгып иптәшләренә Дон елгасын кичергә булышкан.
Бабам әле сугыш кырында әтисе һәм авылдашы Хәкимҗан абый белән очрашкан. Бу аның сугыш вакытында иң бәхетле минутлары һәм иң авырыда булган. Шушы очрашуда аның әтисен соңгы тапкыр күрүе була. Әтисе хатынын тол, 3 баласын ятим калдырып сугыш кырында ятып кала.
Бабам сугышта бик күп җирләр үтеп, Берлинга барып җиткән. Варшава, Польше һәм Чехсловокияне алганда катнашкан. Ул сугышның соңгы көненә кадәр сугышкан.
Бабай сугыштан бик күп орден-медальләр, грамоталар белән туган нигезенә әйләнеп кайткан. Ул Сталин тарафыннан 8 тапкыр рәхмәт кәгазе, ”Берлинны алгандагы уңышлары өчен”, “Варшаваны алгандагы уңышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Аның Россия Президенты Б. Н. Ельциннан, В. В. Путиннан, Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиевтан килгән котлау хатлары бар.
http://cpacibodedu.ru/article/614-bik_zur_rhmt_babama
Литература
письмо стих деду на войну помогите пожалуйста
Какому деду и на какую войну?
Татария ни с кем не воюет и все твои деды родились после Второй Мировой!
Татария ни с кем не воюет и все твои деды родились после Второй Мировой!
Похожие вопросы
- Очень большой стих о войне помогите пожалуйста!!!
- Стихи о войне. Помогите пожалуйста найти стихи о войне наподобие "Варварство" Муса Джалиль. Заранее спасибо.
- С праздником всех! Кто-нибудь знает стихи : О Детях войны, Напишите пожалуйста. Спасибо!
- нужны стихи про лису. срочно!!! помогите пожалуйста
- Нужен перевод стиха на русский язык. Помогите пожалуйста:) Автор стиха Jan Twardowski
- Стихи класиков о дружбе! Помогите, пожалуйста, какие есть классные, не очень длинные стихи о дружбе.
- Мне нужны стихи поэтов Донбасса! СРОЧНО!!! Помогите пожалуйста, побыстрей!
- анализ стихотворения письмо к женщине Есенин, прошу помогите пожалуйста)
- Срочно нужны стихи о философском камне. Помогите, пожалуйста!
- Какие фрагменты "Василия Теркина"посвящены бытовым подробностям жизни на войне? помогите пожалуйста очень нужен ответ!