Литература
Помогите написать сочинение на татарском языке Жыр ойрэтте мине хор яшэргэ

“Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып! ” -дип язды бөек патриот-шагыйрь Муса Җәлил.
Муса Җәлил дигәндә - татар халкын, ә татар халкы дигәндә Муса Җәлилне күз алдына китерәм мин. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул- чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсе Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә. Ул Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә.
Мин иншалар язганда, һәрвакыт геройлар урынына үземне куеп карарга яратам. Миңа хәзер 15 яшь. Минем яшьтә инде Муса шигырьләр язган. Ул 10-11 яшьләрендә үк шигырьләр яза башлый. Аның “Бәхет” исемле беренче шигыре 1919 нчы елда басылып чыга. Муса кечкенәдән үк күп укыган, акварель белән рәсемнәр ясаган, мандолинода бик оста уйный белгән. Шул ук вакытта зирәк һәм фантазиягә бай булган. Ул үзенең әти-әнисеннән дә үрнәк алгандыр мөгаен. Рәхимә апа-Мусаның әнисе , үзе дә шигъри күңелле кеше була. Ул шигырьләр, мөнәҗәтләр чыгара, соңрак балаларына хатларны да шигырь белән язган.
Муса Җәлил Казанда газетада эшли, Оренбургта комсомол эшләрендә катнаша, Мәскәүдә”Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” дигән журналларның мөхәррире була. 1939 нчы елда Казанга кайтып театрда эшли.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил, беренчеләрдән булып, сугышка китә. Ләкин 1942елның июнендә шагыйрь Волхов фронтында каты сугышлар вакытында яралы хәлендә дошман кулына эләгә.
Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә,ипәшләренең рухын күтәрә, аларны да көрәшкә өнди. Муса Җәлил әсирләр белән лагерьдан качып, партизаннарга барып кушылырга ниятли. Әмма бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә.Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Мобиат төрмәсенә ябалар.
Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин әле ул табылмады, аны эзләү дәвам итә. 1944 елның 25 августында фашистлар М. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерәләр.
Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да. Шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыгындагы шигырьләре туган җиренә, иленә һәм халкына кайнар мәхәббәте, патриотик хисләре белән сугарылган.
Кем җиңеп үлә - ул үлемсез. Бу чынлап та шулай. Муса безнең күңелләрдә мәңге онытылмас, аның батырлыгы һәм шигырьльләре буыннан буынга күчәр дип ышанып калам.
Үлемсезлек юлы озынмы? Моны төрлечә үлчәргә мөмкин. Фаҗигале Волхов вакыйгасыннан соң, гильотинага кадәр санасаң, 791 көн! авыр, котылгысыз, газаплы фаҗига Муса Җәлил өчен 1942 нче елның 26 нчы июнь көненнән башлана. Ул көнне шагыйрь каты яраланып, немец фашистларына әсирлеккә эләгә. 791 көн ул коллыкта яши. Ләкин һәрбер көннең газаплы борчылдыра торган, йокысыз төннәре бар. Шуларның 380 көнен шагыйрь төрмәләрдә, үлем җәзасын көтеп уздыра.
Муса Җәлил шундый вәхшәт эчендә җырларын иҗат итеп, бер батырлык күрсәтсә, шул җырларны төрмәнең калын стеналары аша иреккә чыгара алуы белән икенче батырлык эшли. Бу үлемсез җырлар безгә кадәр килеп җитә.Һәм без бүген дә Җәлилнең иҗатын яратып укыйбыз. Аның шигырьләрен укыган саен безнең күңелләрдә горурлык хисе уяна. Мәктәбебездә Муса

Похожие вопросы
- написать сочинение на татарском языке Профессиялэр доньясында
- Помогите проверить сочинение по Русскому языку, чисто проверка и все, хочу просто удостовериться в правильности сочинени
- Помогите с Сочинением! про русский язык!
- Помогите написать сочинение или выскажите свои мысли,это мой последний шанс
- помогите написать сочинение по литературе, срочно!!!!
- Помогите написать сочинение (внутри)
- Помогите написать сочинение по роману "История одного города"
- Люди, ПОЖАЛУЙСТА, помогите написать сочинение по рассказу "Детство Тёмы" (Гарин-Михайловский) или скажите где его взять
- Пожалуйста, помогите написать сочинение.
- Блин,,,помогите написать сочинение-отзыв о любом прочитаном произведение!