Шәйхи ага – Муса Җәлилне әле 30 нчы еллар уртасыннан, Мәскәүдә чагында ук күреп белгән кеше. Гәзитләрдә бергә эшләгәннәр, Казанда чагында, бергәләшеп, “Васильево” санаториенда ял иткәннәр, әдәби утырыш яки җыелышларда, бәхәсләшә-бәхәсләшә, уртак тел тапканнар. Шәйхи ага өчен Муса газиз булган, моңа шик юк. Бөек Ватан сугышыннан соң Җәлил өстенә түгелгән яманатларны да, аның гаиләсе кичкән михнәтләрне дә үз йөрәге аша үткәргәндер. Әнә шул яманатларны тизрәк кырып төшерү, газиз каләмдәшен һәм чордашын милләт тарихына алтын җепләр белән чигү өчен 1959 елда ук “Муса” дигән тарихи романын язуга алынган бит.
Шәйхи ага бу романны 1964 елда язып тәмамлаган. Тулбайдагы музей-китапханәсендә аның тәүге корректурасын, бик сак кына итеп, актарган, укыган бар. Хөкүмәтнең бәйдәге ялчылары булган цензорлар бу әсәрне бите-бите генә түгел, бүлеге-бүлеге белән кискәләп һәм турап талаган. Нәтиҗәдә “Муса” романы 1968 елда гына дөнья күрә алган, аны әле 7 елдан соң, кабат та бастырып чыгарганнар.
Бүгенге мәгълүмат арсеналы белән Шәйхи ага әсәренә “Муса алай түгел, болай һәлак булган; автор тарихи вакыйгаларны ачыклап бетермәгән көе шундый зур хезмәткә алынган”, дип мөһер сугарга да буладыр. Ләкин хәтер казанын, иң элек, үзебез кырып карыйк. Каһарман Кормаш-Җәлилчеләрнең гильотинада җәзалап үтерелүе турындагы архив мәгълүматлары безнең илгә 60нчы еллар ахырында гына кайтып җитә. Хәтта Җәлилнең 50 еллык юбилеен да Казан университетының актлар залында, киң җәмәгатьчелек күзеннән качып үткәрәләр. 60 еллык юбилее гына Татар дәүләт опера һәм балет театрына һәм Мәскәү залларына үтеп керә ала. Ә Шәйхи ага, “Тулбай карты” җәлилчеләрне әле 1959 елда ук ил өстенә күтәреп чыгара башлады бит! Һәм, кабат-кабат, кем алдында бурычлы булуыбызны искә алыйк. Җәлилнең беренче “Моабит дәфтәре”н 1946 елда Нигъмәт Терегулов атлы әсир-каһарманыбыз Казанга кайтарып җиткергән, аның үзен өч тәүлек үтүгә кулга алып, Черек күл зинданында атып үтергәннәр. Әгәр икенче дәфтәр Бельгиядәге көрәштәше Андре Тиммерманс тырышлыгы белән кайтып ирешмәсә, безнең “җәлилчеләр” атлы милли горурлыгыбыз да булмас, аларның исеме хыянәтчеләр сафыннан чыга да алмас иде...
http://www.madanizhomga.ru/tt/ads/item/1505-һәykәl-salgan-әdip.html
Прочее компьютерное
Скажите о чем идет речь в Рассказе Шәйхи Маннура "Муса?" Нуңно СроооЧНО!
я только на суахили могу
Jon Azizyan
Суахили??
Похожие вопросы
- Мне нужно найти сайт биографии Мусы Муртазина(Муса Муртазин). Помогите)))
- Подскажите, кто знает! По моему, речь идет о компьютерных вирусах...
- Существует ли прога которая может поменять файловую систему на USB Флешках? О жестких дисках речь не идет!!!
- Доброй ночи! Затрудняюсь в выборе детского планшета для ребёнка 5 лет. Необходим вариант, направленный на развитие речи ,
- Как научиться понимать английскую речь на слух? Может кто подскажет программу в интернете?
- В какой последовательности идут фильмы про Гарри Поттера:)?
- После установки xp sp3 windows не загружается, полоска загрузки не идет, безопасный режим не работает.
- С компьютера идет странный и долгий звук когда я включаю. В описание.
- У Отца на ноуте по рассказу программа заблокировала комп и просил ввести СМС для разблокировки. ВН.
- Табигый дуслык. Помогите пожалуйста найти рассказ по татарскому языку "Табыгый дуслык" ???