Кәрим Гали улы Тинчурин — татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер.
Кәрим Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Спасск районының Аккүл-Тараклы (Белоозерка) авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул 1900 елда Казанга килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. 1905 елгы революцион хәрәкәттә катнаша, протест йөзеннән мәдрәсәне ташлап чыга. Шуннан соң төрле эшләрдә ялланып эшли – урман каравылчысы була, соңга таба Түбән Новгородта мөгаллимлек итә. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый. Ул Габдулла Кариев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская, Касыйм Шамильский, кыскасы, «Сәйяр» труппасына тупланган, татар театрының нигез ташын салган кыю йөрәкле артистларның олы һәм мактаулы эшләрен күрә, алар белән таныша. Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган спектакльләр аны таң калдыралар һәм ул 1910 елны «Сәйяр» труппасына хезмәткә керә.
Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — 1906 елда ук сәхнә әсәрләре яза башлый. “Беренче чәчәкләр”, “Назлы кияү”, “Йосыф-Зөләйха” кебек әсәрләре аны драматург итеп таныта. Соңрак ул үзе «Сәйяр» труппасын җитәкли. 1922 елда Татар дәүләт театрын оештыра. Үзе да спектакльләрдә артист буларак катнаша. Бер үк вакытта бик күп әсәрләр иҗат итә. «Сакла, шартламасын! » , «Казан сөлгесе» , «Сүнгәң йолдызлар» , «Тутый кош» , «Американ» , «Җилкәнсезләр» кебек комедияләр; «Зәңгәр шәл» , «Ил» , «Кандыр буе» музыкаль драмалары аның талантының олы һәм киң колачлы булуы турында сөйли.
Кәрим Тинчуринның гомере вакытсыз өзелә. Ул — шәхес культы корбаны.
Домашние задания: Другие предметы
Биорафия. Нужна биография Карима Тинчурина на татарском языке
Похожие вопросы
- Нужна биография Хади Атласи на татарском языке
- Биография Фоат Сэдриев Напишите пожалуйста краткую биографию Фоата Сэдриева на ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ
- ПОМОГИТЕ ПЖ!!! НАДО БИОГРАФИЮ МУСЫ ДЖАЛИЛЯ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ!!! НА ДРУГОМ НЕ НАДО!!!
- краткая биография ильдара юзеева на татарском языке
- срочно нужен биография рустема яхина на татарском 2 листа
- срочно!! нужен рассказ о татарстане на татарском языке
- Шаукат Галиев, биография на татарском языке
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему "Муса Джалиль и Фатих Карим ватанга бирелгэн шагыйрь"
- Подскажите пословицы на татарском нужны пословицы на татарском языке тема "язык"
- Сочинение про лес на татарском языке