Домашние задания: Другие предметы

срочно нужен биография рустема яхина на татарском 2 листа

Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы - композитор, "Дулкыннар, дулкыннар", "Күңелем өзгәләнгән минутларда" һ. б. җырлары, романслары өчен 1959 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда туган. Балачактан музыкага тартылган, татар халык җырлары белән кызыксынган, аларны аның әнисе Мәрьям ханым яхшы белгән. Туганы, танылган җырчы Мәрьям Рахманкулова киңәше белән 13 яшендә Рөстәм Яхин Казанның 1нче балалар музыка мәктәбенә укырга бара. Мәктәп директоры Р. Л. Поляков һәм фортепиано укытучысы А. В. Чернышева баланың сәләтен күреп, аңа укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итә. Мәскәү музыка училищесында А. Г. Руббахның фортепиано сыйныфын тәмамлаганнан соң, 1941 елда Р. Яхин Мәскәү консерваториясенә имтиханнарын уңышлы тапшыра. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, яшь музыкантны армиягә алалар. Сугыш беткәч, Рөстәм Яхин укуын Мәскәү консерваториясендә дәвам итә: пианист буларак – В. М. Эпштейн, композитор буларак профессор Ю. А. Шапорин сыйныфында шөгыльләнә. Мәскәүдә укыган еллары комозиторның профессиональ осталыгы һәм иҗади үсешендә зур роль уйный. Диплом эше буларак ул Фортепиано белән оркестр өчен концерт (беренче бүлек) тәкъдим итә, бу әсәр күпләрдә зур кызыксыну уята (1950 ел). Шул елда ук комозитор Казанга әйләнеп кайта, фортепиано концерты өстендә эшен дәвам итә һәм 1951 елда аның тагын ике бүлеген язып бетерә. Бу әсәр татар музыкасында фортепиано белән оркестр өчен беренче концерт була. Ул бүгенге көндә дә әлеге жанрда иң танылган әсәрләрдән санала һәм һәрвакыт яңгыратылып тора.
1950–1952 елларда Р. Яхин Казан консерваториясендә белем бирә, алга таба гомерен исә ул музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый. Ул яшьли Татарстанның әйдәп баручы композиторларына әверелә.
Иҗат юлы башында Р. Яхин берничә эре формадагы инструменталь әсәрләр яза: алар арасында – Фортепиано һәм скрипка өчен соната, Скрипка һәм фортепиано өчен поэма, Фортепиано өчен соната, шулай ук бу чорда иҗат ителгән һәм композиторның академик белемен дәлилләгән – фортепиано концерты. Р. Яхин иҗатында романтизмның жанр–стиль үзенчәлекләре татар милли моңы белән үрелә, бу беренче ишетүдән үк танырлык итеп, онытылмаслык “яхин стилен” барлыкка китерә.
Р. Яхин Рахманинов, Чайковскийның иҗатын яраткан, шуңа күрә бигрәк тә беренче чорда композиторга аларның йогынтысы зур була. Алга таба исә Р. Яхинның миниатюра жанрында инструменталь музыка өлкәсенә кызыксынуы арта, ул төрле характердагы пьесалар иҗат итә, кайвакыт аларны циклларга да берләштерә, мәсәлән, “Җәйге кичләр” фортепиано циклы халык арасында киң таныла. Бу юнәлештә ул Ауропа романтизмының төрле милли композитор мәктәпләренең камера–инструменталь музыка традицияләрен үстерә. Вальс, ноктюрн, музыкаль мизгел, юмореска, программалы миниатюра һ.б. шундый жанрларда кызыклы әсәрләр иҗат итә. Шуберт, Шуман, Шопен, Григның пьеса жанр–стиль традицияләре Яхин иҗатында татар музыка даирәсенең аһәңнәре, XX гасыр зәвык таләпләре белән үзенчәлекле яңгыраш таба.
Рөстәм Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә өлеш кертә. Ул – күренекле камера–вокаль һәм камера–инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли–характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Камера–инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Ул татар фортепиано осталыгы үсешенә көч куя, профессиональ белеме булган беренче татар композиторы һәм концертлар бирүче пианист була. Хәзер Р. Яхин фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының “алтын фондын” тәшкил итә.
Р. Яхин вокаль иҗатта да уңышка ирешә. Ул “иске” музыка язмый, стильләшү белән дә мавыкмый, үзенең иҗатында ул заманчалыкка омтыла. Композитор заманча татар музыка мәдәниятен үстерергә омтыла. Аның лирик–психологик, лирик–драматик вокаль әсәрләре, вокаль цикллары татар
БН
Бычкова Надежда
78 814
Лучший ответ