Минем тылсымлы каләмем (фантастик хикәя)
Айзиләләрнең мәктәбендә әдәбият дәресләре бик күңелле үтә. Укытучылары Ләйлә Рөстәмовна бик әйбәт шул, шуңа шулай ул. Һәр дәрес үзенә бертөрле. Алар әле бөтен сыйныфлары белән укылган әсәр буенча гәп коралар, әле бәхәсләшеп, үпкәләшеп алалар, әле уртак фикергә килеп, янә юктан да кызык табып, чыркылдаша башлыйлар. Бүген дә нәкъ шулай булды. Шәүкәт абый Галиев шигырьләре белән танышкач, укытучы апалары: - Балалар, мәктәбебездә “Көз ул нинди? ” дигән тема буенча иҗади бәйге бара. Катнашырга теләүчеләр шигырь, хикәя, рәсемнәрен тәкъдим итсеннәр. Менә, мәсәлән, Гөлзилә шигырь иҗат итә ала. Сыйныфташыгызның әниләргә багышланган шигыре икенче урын алган икән бит! ..Айзилә белән Гөлзилә кечкенәдән гел бергә: балалар бакчасына бергә йөрделәр, мәктәптә дә бер парта артында утыралар, күршедә генә яшиләр. Өстәвенә, исемнәре дә охшаш: аерма ай белән гөлдә генә. Тик менә бүген Гөлзиләне өстен куюлары гына бөтен эшне бозды. Айзиләнең күкрәгендә көнчелек уты кабынды. - Хе! - дип уйлады ул. - Аның хәтле генә мин дә булдырам инде! Гөлзиләсен күр әле: борынын күккә чөйгән, елмаеп утыра бирә! Юк инде, мин җиңел генә бирелмәм, шундый итеп язармын! Шаккатырсыз! – дип, үз алдына максат куйды. Тик шигырь алай җиңел генә килеп чыкмый икән шул. Уйлады, ишекле -түрле йөренде, кулларына, битенә сызгалап бетерде, ләкин файдасы булмады. . .Дәфтәр битендә “Менә сары көз җитте” дән башка сүз язылмады. . .Инде караңгы төшеп килә. Айзилә ачуыннан каләмен идәнгә атып бәрде. Шулвакыт. . .кинәт бүлмә күзгә күренеп яктырып, нурлар уйный башлады. Каләм, идән уртасында күпмедер вакыт бөтерелеп торганнан соң, нәни аякларына басты һәм каршысындагы кызга карап күз кысты. Айзиләнең маңгаена салкын тир бәреп чыкты, тавышы калтырады: - Сииин кккем? - Мин - тылсымлы каләм булам. Синең кебек аптырашта калган кызларга төрле киңәшләр бирәм, укуларында булышам. - Нигә алайса миңа шигырь язарга булышмадың?- Мин сине инде күптән күзәтәм. Теләгеңне дә беләм. Тик сиңа шуны әйтәсем килә: дустыңнан уздырам дип, көнләшеп түгел, күңелең кушканны эшлә.- Ничек инде - күңелең кушканны эшлә?- Әйт әле, син күбрәк рәсем ясарга яратасыңмы, әллә шигырь язаргамы? - Рәсем ясарга, билгеле. - Димәк, синең күңелең рәсем ясарга тели. Һәм шулай эшләргә кирәк тә. Бәйгегә бит рәсемнәр дә кабул ителә. Ничек уйлыйсың?- Яхшы фикер! Рәхмәт сиңа, тылсымлы каләм! - Зур үс, акыллы булып үс, Айзилә! Саубул! Янә нурлар бөркелде, очкыннар чәчелде. Каләм, урынында бөтерелеп торгач, тынып калды. Айзилә дә һушына килде. Күпмедер вакыт әйтелгәннәрне исенә төшереп утырды. Аннары, каләмне алып, кадерләп түргә утыртып куйды да карандашлар, буяулар алып килеп, рәсем ясарга кереште. Рәсем, чынлап та, бик уңышлы килеп чыкты. Елга ярында үсеп утыручы агачлардан күксел - кара су өстенә соңгы сары яфраклар коела. Күктә кояш саран нурларын сибә, кошлар туган яклары белән саубуллаша. . .Икенче көнне Ләйлә Рөстәмовна да Айзиләне мактап туя алмады. Тик менә Гөлзилә генә күңелсез иде бүген. Нишләптер сүзгә дә кушылмады, элеккегечә чыркылдап көлмәде дә. Өенә кайткач та, Айзилә озак кына тылсымлы каләм турында уйлап утырды. Әйе, зур сабак бирде ул аңа. Моннан соң ул гел күңеле кушканны эшләр, дустыннан көнләшеп, шигырьләр язып азапланмас. Ә бу вакытта Гөлзилә өендә тырышып - тырышып рәсем ясап маташа иде. Их, аңа да биреп торасы иде бу тылсымлы каләмне!
Домашние задания: Другие предметы
Помогите пожалуйста написать фантастический рассказ на татарском языке
переведите срочно
Похожие вопросы
- Татарский: Помогите пожалуйста написать маленький рассказ на татарском языке, на тему "Минем яраткан шөгылем"
- Помогите!!! Пожалуйста напишите мне сочинение на татарском языке про мою любимую книгу Моя любимая книга-шурале
- Помогите написать фантастический рассказ на татарском!
- помогите пожалуйста написать небольшой рассказ по этим картинкам
- помогите пожалуйста написать небольшой рассказ буквально на пол страницы на тему: лирика пушкина лицейского периода!
- Помогите пожалуйста написать маленький рассказ про Воронеж на английском. Срочно!!! заранее спасибо Нужно очень срочно
- помогите пожалуйста напишите любой рассказ о Петре первом 4 класс, небольшой
- помогите пожалуйста написать краткий рассказ: в гостях у египтянина
- Помогите, пожалуйста, написать письмо другу на английском языке!!! Тема - любая!
- Помогите пожалуйста!!! Написать сочинениена желательно на украинском языке на тему