Домашние задания: Другие предметы
Напишите пожалуйста сочинение по татарскому языку на тему Мама 10 предложений и больше. Заранее спасибо! )
Инша / Минем әниемМенә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт. Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, "әни" дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки "әни" дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Әни. . Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең."Балачак − шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием! Ташлама, әнкәй, ташламаМине изге догаңнан. Ташласаң изге догаңнан, Мин бәхетле булалмам. (Р. Миңнуллин "Әнкәмнең догалары")Кызыл юлларны ссылкага карап төзәт: http://www.insha.ru/text/354
Минем әниемМенә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт. Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, "әни" дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки "әни" дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Әни. . Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә
Похожие вопросы
- Напишите пожалуйста сочинение по татарскому языку на тему: Бүгенге кышкы көн Пожалуйста срочно!)
- Напишите, пожалуйста, сочинение на тему "Почему мцыри сбежал из монастыря? " ( М. Ю. Лермонтов) заранее спасибо за помощь
- Помогите пожалуйста, сочинение по татарскому языку, по картине "Игеннәр өлгерде"
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему лес.
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему лес наше богатство До завтра нужно, пж напишите
- напишите пожалуйста сочинение на английском языке
- Напишите мне Сочинение на тему Если бы я была волшебницей (или подскажите ссылку) заранее спасибо!
- прошу вас пожалуйста скажите на английском языке рассказ про школу 10 предложений точнее про класс
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему Галиябану хэм Хэлил мэхэббэте ярату тарихы ул
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке шурале только сылки не нужны