Балалар өчен язылган «Шүрәле» һәм «Су анасы» шигырьләрендә дә туган як тасвирлары бар.
Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм,—
юлларында суның үзе, яр буендагы таллыклары турында бер генә сүз булмаса да, бала хәрәкәтләре белән бергә күз алдыбызга инеш буе сурәте килеп баса. Әлеге суларның, елга-инешләренә аркылы салынган басмаларның хуҗабикәсе булган Су анасы белән дә танышабыз без Тукайның шул исемдәге әкияте аркылы. Туган як, әкиятле-җырлы, уенлы туган як! Шүрәлеле туган як. Шул туган якта Тукайга аеруча якын берничә авыл бар. Берсе хакында сүз булды инде. Аның икенчесе — Кырлай:
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда, көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.
Кырлай — шагыйрьнең туган авылы түгел. Ул анда бераз яшәгән. Гәрчә лирик мин Тукай белән тиңләштерелмәсә дә, без шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен белгәнгәме, үзе хакында язганга санап укыйбыз.
Тукайның Шүрәле хакында башка шигыре дә бар. Күрәсең, ул бала чагында ишеткән әкиятләрдәге мифологик образларны бик үз иткән. Минем үземә Шүрәле Тукай туган якның аерылгысыз бер өлеше кебек аңлашыла.
Башка бер генә шигырендә дә авылны, аның табигатен Тукай «Шүрәле» дәге кадәр тәфсилле тасвирламый. Монда без Кырлай урманнарында үскән һәр агач, куак белән танышабыз. Кырлайда җиләк мул, чәчәкле аланнарында гөмбәләр үсә. Кырлай урманнары чып-чын театр сәхнәсен хәтерләтә, һәм әле тарихи театр сәхнәсе дә ул. Монда ата-бабаларыбыз дәүләте булган...
Кырлай ягы — алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле Чибәркәйләр иле. Монда ирләр мәйдан тота, сабан туйлары уза...
Күбәләкләр гөлләр генә үбеп яшәгән Туган җирдән дә, ата-бабалар кабере булган Туган җирдән дә газизрәк ни бар, дип әйтәсе килә шагыйрьнең.
http://insha.tatarsms.ru/text/306
Домашние задания: Другие предметы
напишите пожалуйста сочинение на татарском языке шурале только сылки не нужны
Сергей Мокров
очень круто! ехоу
Похожие вопросы
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему лес.
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему лес наше богатство До завтра нужно, пж напишите
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему Галиябану хэм Хэлил мэхэббэте ярату тарихы ул
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке про набережные челны
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке как я провела эти зимние каникулы что делала?
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему Галиябану хэм Хэлил мэхэббэте
- напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему Табигать узгэрэшлэре
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском языке " если бы у меня была собака какая она была бы"
- Напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему "Собака"
- Помогите!!! Пожалуйста напишите мне сочинение на татарском языке про мою любимую книгу Моя любимая книга-шурале