Домашние задания: Другие предметы

Напишите пожалуйста сочинение на татарском языке " если бы у меня была собака какая она была бы"

Минем этем

Безнең Актырнак исемле этебез бар. Ул түп-түгәрәк, кап-кара, бик матур көчек. Йоннары ялт-йолт итеп тора. Артык зур да түгел. Тәпи очлары ап-ак, башында да ак тап бар. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип исем куштык та инде.
Без аны җылы сөт белән дә, тәмле аш, файдалы боткалар белән дә сыйлыйбыз. Ул, рәхмәт әйткәндәй, шатланып койрыгын болгый. Алгы тәпиләрен күтәреп иркәләнә. Мин аны һәркөн урамга алып чыгам. Үзе бәләкәй генә булса да, ул бик җитез, тиз йөгерә. Ул урамда артымнан чаба, өрә һәм минем белән шатлана-шатлана уйный. Без аны бик яратабыз.
Актырнак юынырга бик ярата. Ул тәмле итеп сөяк белән аш ашый. Мин аны кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтә башладым. Мин берәр җирдән кайтсам, ул мине шатланып каршы ала, басып, битемне ялый; күрешергә кулымны сузсам, тәпиен бирә. Минем төрле әмерләремне дә үти: бас дисәң − баса, утыр дисәң − утыра, ят дисәң − ята. Безгә чит кеше килүен әллә кайдан сизеп ала, өрә башлый. Каргаларны бер дә яратмый ул. Биби, чебиләрне алып китәрләр дип курка, ахры.
Мин Актырнакны үзем белән урманга алып барам. Монда ул үз тавышьгаа үзе сокланып йөри. Бик каты өрә. Урманның эченә үк кереп, әллә кайнардан әйләнеп кайта. Миңа нәрсәдер ашыгып-ашыгып сөйләргә тели. Бик кызык эт ул. Миңа аның белән бик күңелле.
https://insha.ru/text/34
Аида Осипова
Аида Осипова
64 985
Лучший ответ
Әгәр дә миндә булган эт булса, ул булыр иде породистой. Выдрессированная, ласковая, послушная һәм, әлбәттә инде, акыллы. Ул булыр иде аклы-каралы рыжего төстә. Аның күзләре иде карие һәм игелекле, носик кара, ушки торчком белән пятнышками бу верху хвостик булыр иде скрученный рәвешендә бублика, ничек бар свинки. Лапки иде кара, яки шул ук ак.

Не уверен, что все правильно по грамматике, ибо писал с помощью переводчика
Issamutdinov Ruslan
Issamutdinov Ruslan
4 675