Домашние задания: Другие предметы

пожалуйста напишите краткую биографию Галимжана Ибрахимова... буду очень благодарна! заранее спасибо

Галимҗан Ибраһимов тәрҗемәи хәле.

Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Риза Фәхретдиннәр замандашы, татар әдәбиятының горурлыгы булган Галимҗан Ибраһимовның тууына 120 ел тулды. Үткән гасырның беренче чирегендәге, дөресрәге репрессияләр чорына кадәрге татар иҗтимагый тормышын бу исемсез күз алдына китерү кыен. Ул-зур язучы, олуг галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.

Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) Солтанморат авылында мөгаллим мулла гаиләсендә туа. Башта авыл мәдрәсәсендә укый, бер үк вакытта өч класслы земство мәктәбендә беркадәр русча белем дә ала. 1898-1905 елларда, ягъни 11 яшьтән 17 гә кадәр, Оренбургның Вәли мулла мәдрәсәсендә укый. 1905 елгы революция тәэсирендә мәдрәсәләрдә иске тәртипләргә каршы хәрәкәт кузгалгач, Г. Ибраһимов та, башка шәкертләр белән бергә, уку программаларына яңалык кертүне таләп иткән демонстрацияләрдә катнаша һәм шуның өчен мәдрәсәдән куыла да. 1906 елның көзендә ул Уфага килә һәм әле яңарак кына ачылган "Галия" мәдрәсәсенә укырга керә һәм анда 3 ел укый. "Галия" мәдрәсәсе Г. Ибраһимовның тормышында тирән эз калдыра, аның рухи офыгы киңәюгә, әдәбият дөньясына тартылуына уңай йогынты ясый. Нәкъ менә шушы чорда аның беренче әдәби әсәрләре-Оренбург мәдрәсәсендә үз башыннан кичкән вакыйгаларга нигезләнгән "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" (1907) "Гыйшык корбаннары" (1908), "Татар хатыны ниләр күрми" (беренче варианты, 1909), исемле хикәяләре һәм "Борынгы ислам мәдәнияте" (1908-1909) дигән хезмәте языла.

"Галия" мәдрәсәсеннән киткәч, Г. Ибраһимов берникадәр вакыт казакъ далаларында, Уралда төрле эшләрдә эшләп йөри. Әстерханның нугай татарлары арасында мөгаллимлек итә һәм 1909 елның ахырларында Казанга килә.

Казанда яшәгән бу беренче чорында (1909-1912) Г. Ибраһимовның иҗат активлыгы аеруча көчәя. Ул үзенең революциягә кадәрге иҗатында күренекле урын тоткан романтик хикәяләрен ("Яз башы", "Диңгездә", "Йөз ел элек", "Сөю- сәгадәт", "Уты сүнгән җәһәннәм", "Карак мулла" һ. б.) һәм "Яшь йөрәкләр" (1912) исемле романын яза. Бу әсәрләрендә композиция һәм сюжет төзү осталыгы, образлар тудырудагы психологик тирәнлек, тел һәм сурәтләү чараларының байлыгы Г. Ибраһимовны шул заманда ук татар прозаикларының алгы сафында баручы художник итеп таныта.

Бу чорда Г. Ибраһимов әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәрә. Мәкаләләрендә ул татар әдәбиятының барышына, аерым жанрларның үсешенә, гомумән татар матбугатына, сәнгатькә, милли театрга, әдәби телгә, тарихка бәйләнешле күп төрле актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыга һәм аларны заманның алдынгы идея-эстетик карашлары нигезендә хәл итәргә омтыла.

Әдип 1912 елны Киевка китә, мөселман студентлары җәмгыятендә эшли, аларның Бөтенроссия съездын оештыруда катнаша. 1913 елның апрелендә сәяси эшчәнлек алып барган өчен кулга алына. Шул ук елны азат ителә һәм Казанга кайтып "Аң" журналында җаваплы сәркатип булып эшли башлый. 1914 елны кабат Киевка китә, аннан Уфага кайта һәм 1915-17 елларда кайчандыр үзе укыган "Галия" мәдрәсәсендә укыта. Бу чорда әдипнең эстетик һәм иҗтимагый карашлары тагы да ачыклана төшә, әдәби иҗатында җитди үзгәрешләр, яңа сыйфатлар барлыкка килә: ул үз әсәрләрендә иҗтимагый проблемаларны кыюрак күтәрә башлый, хезмәт кешеләренең реалистик образларын сурәтләүгә таба кискен борылыш ясый. "Көтүчеләр" (1913), "Табигать балалары" (1914), "Мәрхүмнең дәфтәреннән" (1914) кебек хикәяләр һәм, аеруча беренче рус революциясендә татар халкы вәкилләренең катнашуын сурәтләгән "Безнең көннәр" исемле романы (беренче редакциясе, 1914) язучы иҗатындагы әнә шул уңай үзгәрешләрнең ачык мисалы.
Мария Самохвалова
Мария Самохвалова
69 900
Лучший ответ
В википедии подробная биография есть. Там вообще ВСЁ есть.
https://ru.wikipedia.org/wiki/Заглавная_страница
Ksenia Andreeva
Ksenia Andreeva
63 437
Ибрагимов Галимджан родился в Уфимской губернии в деревне Султамуратово Стерлитамаского уезда (в настоящее время Аургазинский район РБ). Дата рождения Ибрагимова Галимжана Гирфановича - 12 марта 1886 год.
В 1906 году Ибрагимова выгнали из Оренбурга за участие в ислахистском движении. После этого, он уехал в Уфу, где два года (с 1906 по 1908 год) обучался в медресе «Галия».
В 1909 году Галимджан Гирфанович покинул уфимское медресе, он стремился найти путь к самообразованию и тем самым взялся за изучение русского языка. Он принимает решение - полностью посвятить себя литературе. Для того, чтобы достигнуть этой цели он переезжает в Казань.
Самый первый рассказ Ибрагимова появился в 1907 году под названием «Изгнание Заки-шакирда из медресе». Он был опубликован в газете «Эль-Ислах».
Осенью в 1912 году Ибрагимов переезжает из Казани в Киев для того, чтобы вести конспиративную работу с мусульманскими студентами Киева. К сожаления, данная деятельность увенчалась крахом – тайная организация едва успела сформироваться, как около шестнадцати её членов арестовали, в это число входил и Ибрагимов.
После освобождения из Тюрьмы, Ибрагимов обратно вернулся в Казань и стал работать секретарем литературно-художественного журнала под названием «Анг». Вы можете скачать полную биографию Ибрагимова Галимжанапо ссылке вверху страницы.
Ибрагимов Галимджан был лидером и создателем Партии мусульманских татаро-башкирских левых эсеров. А в 1918 году он входит в число организаторов Комиссариата, который занимался делами мусульман Внутренней России. В 1920-24 – преподаватель Коммунистического Казанского Университета, работник Издательского Отдела Центрального отдела Коммунистических жителей Востока при ЦК РКП. В 1925 – 1927 координатор издания и перевода на татарский язык сочинений В. Ленина, председатель Академического центра при Наркоме просвещения, редактор журнала «Мэгариф» («Просвещение»), «Безнен юл» («Наш путь»).
Самые известные произведения Ибрагимова Галимджана Гирфановича – это «Дети природы», «Судьба татарской женщины», романы « Наши дни», «Молодые сердца». Среди научных работ – «Теория литературы» (1916), «Татарская грамматика» (1911), «Методика преподавания родного языка (1918).
Умер Ибрагимов Галимджан Гирфанович 21 января 1938 года в Казане в тюремной больницы. Посмертно реабилитирован.
Vika Leonova
Vika Leonova
134
Ksenia Andreeva Простите, а в каком именно казанЕ он умер?

Похожие вопросы