Авыл урамына килеп кереп, бераз үтүгә, машина уң якта капкасы зәңгәргә буялган җыйнак кына йорт янәшәсенә килеп туктады. Капканы ачуга, бер мәлгә ямь яшел бәпкә үләнен таптап үтәргә кыймый тордык.
Ишек төбендә ихлас елмаеп басып торган апаны күргәч, үзебез дә сизмәстән, шул якка таба атладык. Кул биреп күрешүгә, аптырашта калдырып, елап җибәрде ул. Күңеленең бик тә йомшарган мәле иде. Быел әнә беренче класска кабул итүенә 50 ел тулган. Беренче укучылары, бүген инде үзләре дә 60 ка якынаючы авылдашлары килгән: котлыйлар, тәбриклиләр, иң җылы хатирәләрне искә алалар. Уйлый китсәң, үзенә дә 75 яшь тулган. Бу гомер эчендә ниләр генә кичерелмәгән. Шагыйрь әйтмешли, бизмәнгә-үлчәүгә сыймаган, йөгенең авыры-җиңеле: кыллар да җәядәй тартылган, җанга да күпме ук атылган – ни генә җыймаган, ни генә кичмәгән бу хатын-кыз гомере...
“Әнием 38 ел Кәүҗияк мәктәбендә башлангыч классларда укытты. Ул безнең өчен укытучы гына түгел, иң беренче чиратта, Әни булды. Кечкенәдән үк аның тырыш, эшчән булуына сокланып үстек. Һәр минуты исәптә булды, вакытны да тигез бүлә белде. Бәлки, шуңадыр да, нинди генә җәмәгать эшләре өйсәләр дә, ул барысына да өлгерде. Кыенлыклар алдында беркайчан каушап калмады, беркайчан зарланмады. Әтиебезне югалту әчесен дә сабыр гына кичерә белде. Ул без – өч баласының төпле киңәшчесе”, - ди аның хакында улы Ильмир.
Хәбибуллина Римма Мәхмүт кызы тумышы белән – Кәүҗияк авылыннан. Әтисе Мәхмүт абый сугышка кадәр мәктәптә балалар укыткан. Тик аңа яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый. Әнисе Гәрәева Фатыйма апа баштарак “изба-читальня”да эшли, соңрак, лаеклы ялга киткәнче, авыл Советы рәисе була. Берьялгызы өч бала тәрбияләп үстерә, һәркайсына төпле белем бирә. Иң өлкәне- Риф озак еллар Җәлил урта мәктәбе директоры вазыйфасын башкара, икенчесе – Римма, Кәүҗияк мәктәбендә башлангыч классларда укыта. Кечесе – Ләйсән – ветеринар. Әнисе үзе дә укытучылар нәселеннән булгангамы, алар гаиләсен укытучылар династиясен дәвам итүчеләр дияргә ярыйдыр. Фатыйма апаның бертуганы Гәрәй Гәрәевич озак еллар укытучы, аннан мәктәп директоры була, аның улы Роберт Гәрәев тә Мортыштамак урта мәктәбе белән җитәкчелек итә. Иң куанычлысы: Римма апаның килене – Лилия дә укытучы. Алга китеп булса да әйтик, лаеклы ялга киткәндә ул, җиһазланган классын, үзе җыйган барлык кулланма материаллар, әсбаплары белән, килене Лилиягә калдыра.
Римма апа тормыш иптәше Мәхмүт абый белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Дамира – районда, почта элемтәсендә эшли. Ильмирасы, сәүдә техникумын тәмамлагач, Бөгелмәгә китте, шунда төпләнде. Ильмиры- Сарманда. Аның белән фотоальбом битләре аша үткән еллар хатирәләрен барлыйбыз. Бүгенгедәй хәтерендә: 7 классны тәмамлагач, Алабуга педагогия училищесына укырга китте ул. Ике елдан соң училищены Минзәләгә күчерделәр. Дипломны да шуннан алдылар. Ачлык. Ялангачлык. Өскә кияргә кием юк. Бер форма белән 4 ел уку... Ул елларда мәктәпләрдә урыннар булмау сәбәпле, бүленеш юк. Кем кайдан эш таба – шунда урнаша: берәүләр – клубка, икенче берләре - китапханәгә. Ул бер төркем кызлар белән Урта Азия якларына юл тота. Казахстанның Кара Калпакстан дигән шәһәрендәге бер мәктәптә эшли башлый. Җәйге ялга кайткач, әнисе аны үз яныннан җибәрми. Баштарак төрле авылларда декрет урыннарында эшләсә, соңрак – 1962 елда Кәүҗияк мәктәбендә башлангыч классларда укыта башлый. Әле пенсиягә чыккач та, байтак еллар шунда хезмәт куя. Бер генә классны укыткан еллары да, берничә классны берләштергәннәре дә шактый була. “Шулай да иң авыры берничә классны бергә укыту, - ди ул. – Бер класста 39ар бала укыган чаклар булды”. http://www.sarman-rt.ru/tt/compone
Домашние задания: Другие предметы
Сочинение на тему Хезмэт тобе хэрмэт. На татарском. Пожалуйста быстрее. Нужно на завтра.
Спасибо конечно но не можете мне в личку не из интернет эту сочинение но слова были другие завтра нужна 29.01.16 числе пожалуйста.
Похожие вопросы
- сочинение на татарском языке на тему бакчада нэрсэ усэ. напишите пожалуйста очень нужно на завтра.
- Сочинение на тему "Гаилэнен матур гадэтлэре" на татарском пожалуйста.
- у кого-нить есть сочинение на тему "мой любимый фильм" на английском????пожалуйста...очень нужно
- Составьте план. Запишите основные положения в форме тезисов. Пожалуйста помогите нужно на завтра к 8 утрам.
- описать географическое положение горы Анды пожалуйста очень нужно на завтра
- Подготовьте сообщения на тему "Какую роль выполняет глагол в нашей речи? " Пожалуйста очень нужно (до завтра)
- Помогите пожалуйста очень нужно надо завтра здать.
- пожалуйста помогите найти пословицы про маму на татарском языке ( очень надо, уже завтра нужно)
- ПОМОГИТЕ СРОЧНО!!! Написать сочинение на тему Мой друг на татарском Пожалуйста прошу очень нужно
- Помогите пожалуйста :3 нужно написать сочинение на татарском на тему: " син Тукайны белэсенме? "