Домашние задания: Другие предметы

пожалуйста помогите найти пословицы про маму на татарском языке ( очень надо, уже завтра нужно)

пословицы на татарском языек про маму
Ана [edit]
Ана дигән хәзинә.
Анаңдай ана булмас.
Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.
Анаң хәерче булса да аңардан китмә.
Ана — шәфкать диңгезе.
Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.
Анасыз корт ил булмас.
Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.
Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием! » дип кычкырган.
Әни суккан авыртмый.
Әнкәм йорты алтын бишек.
Йорт анасы белән корт анасы бер.
Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.
Өйнең яме ана белән.
Туган ана бер, туган Ватан бер.
Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.
Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.
Ана белән бала [edit]
Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен һаман да бала.
Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.
Бала моңын ана белер.
Баланың телен анасы белер.
Бала сакаулана дип ана сакауланган, икесе дә сакау булганнар, ди.
Баласы өчен ана арыслан утка кергән.
Бала тугач ук анасы телен аңлый, имеш.
Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.
Ханнан бала олы,
Баладан ана олы.
Ата-ана, аларга хөрмәт [edit]
Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.
Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
Ата-ана теләге
Утка-суга батырмас.
Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
Сергей Тибейко
Сергей Тибейко
89 949
Лучший ответ
ищи в google
Аида Абаш Бала-чага ипи сатып калач ала. Ипи- тоз – якты йөз Ипи белән тоз дару. Бер кискән ипи кире ябышмый. Казганган каз ите ашаган, казганмаган кара ипи дә тапмаган. Ярты телем ипи бөтен дөньяга җиткән. Эшләп ашасаң, арыш икмәге дә тәмле Кышкы кар – көзге икмәк. Кем эшләми, шул ашамый