Домашние задания: Другие предметы
помогите пожалуйста найти сочинение про маму на татарском языке.

Сочинение / Минем әнием
Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.
Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, "әни" дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки "әни" дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.
Әни.. .Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.
Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең.
"Балачак − шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
(Р. Миңнуллин "Әнкәмнең догалары")
http://www.insha.ru/text/15

мин
Минем әниемнең исеме ...(имя мамы). Аңа ...(сколько лет) яшь. Минем әнием ...( там-то там-то) ...(кем работает) булып эшли. Минем өчен әнием дөньядагы иң матур кеше. Аның кузләре ...(цвет глаз) төсле, кап-кара керфекләр белән сызылган. Чәчләре бик озын, ..(цвет волос) төсле. Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Әнием бик оста ашарга пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан иң тәмлесе юктыр. Мин начарлык эшләсәм дә ул мине шулай ук ярата. Ул һәр кешегэ булышырга тырыша. Һэр кеше өчен эни - иң кадерле кеше. Мин дә әниемне иң яхшы, иң матур, иң әйбәт кеше дип шутлыйм.
Это что мне 2 поставили и это чудесно
Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста!!! Найти сочинение, доклад, реферат на немецком языке на тему: "Здоровый образ жизни"!!!
- пожалуйста помогите найти пословицы про маму на татарском языке ( очень надо, уже завтра нужно)
- Помогите пожалуйста составить текст про школу на татарском языке!
- помогите написать сочинение про маму на татарском языке
- Помогите, пожалуйста, найти сочинение
- Помоги пожалуйста найти сочинение по литературе по комедии Н. В. Гоголя " Ревезор" на тему " Иван Александрович Хлестаков
- кто такая лариса огудалова в бесприданнице помогите пожалуйста найти сочинение
- Помогите пожалуйста найти сочинение об известном русском человеке!!!
- Помогите пожалуйста найти сочинение-описание картины О.Кипренского Портрета Н.В.Кочубей! 3аранее спасибо!
- помогите пожалуйста найти сочинение про героев былины Вольга и Микула Святославович. ПЛИзззз. ПЛИзззз