Анысы шулай шулаен да
Тартып җибәр кураең!
Барабан каксалар, барабан артыннан;
Кубыз тартсалар, кубыз артыннан.
Барабан таяк ала, барабанчы акча ала.
Гармунсыз клуб,
Лампасыз куык.
Гармунчы назлы булыр.
Думбыра туй төшкән өйгә килешер.
Думбырачы думбырачыны күрсә, кылы өзелә, ди.
Музыканы хайваннар да яраталар.
Ни думбыра белмәгән,
Ни сызгыра белмәгән.
Эчең пошса, музыка уйна,
Уйный белмәсәң, уйнаганны тыңла!
Белгәнгә җыр,
Белмәгәнгә "дыр".
Әүвәл тавыш, аннан көй.
Җилләтми томан ачылмый,
Җырламый күңел ачылмый.
Җыр белгәнгә җыр һөнәр,
Җыр белү дә зур һөнәр.
Җыр күңеллегә куаныч,
Күңелсезгә юаныч.
Җырлаганның биергә исәбе бар.
Җыр кешенең юлдашы.
Җырлап ачылмаса күңел,
Елап ачылачак түгел.
Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең.
Җырлый белмәгән кеше сызгырып йөри, ди.
Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.
Җырның канаты бар.
Җырның ертыгы юк.
Җыр тыңламыйлар, моң тыңлыйлар.
Заманасына күрә көе.
Һәр заманның үз көе.
Ил җыр белән яши.
Илнең җыры бар,
Күңелнең моңы бар.
Ишәк килде — җыр бетте.
Көй — күңелнең моңы.
Карга каңгылдап каз булмас.
Карганыкы көн дә бер карылдау.
Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.
Сандугач сайрап җиңәр, карга кычкырып җиңәр.
Сандугач сайрый,
Карга кычкыра, Бүре улый, Кеше җырлый.
Сүз — басу, җыр — чәчәк.
Сүз — көмеш, җыр — алтын.
Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.
Тукта, мин җырлыйм, миннән калса, син җырларсың.
Һәр кешенең үз яраткан җыры бар.
Һәр кошның үз моңы.
Һәр кошның үз тавышы үзенә матур.
Һәр кош үз тавышыннан тәм таба.
Эч пошканга җыр файда.
Эш вакытында такмак әйтмиләр.
Ярма тарттырганда җырлый, ут сүнгәч бии.
Домашние задания: Другие предметы
напишите пожалуйста 10 пословиц о музыке на татарском языке))) заранее спасибки!
Знаю 2 варианта пословицы про татар, о том, какие они хорошие
1. "Незваный гость хуже татарина." Если этот вариант вам кажется немного обидным, можно так:
2. "Незваный гость лучше татарина."
1. "Незваный гость хуже татарина." Если этот вариант вам кажется немного обидным, можно так:
2. "Незваный гость лучше татарина."
Похожие вопросы
- Пословицы про скромность на татарском языке. Напишите пожалуйста 5 пословиц про скромность на татарском языке
- Напишите пожалуйста 10 пословиц на татарском языке о труде...
- Татарский язык. Составте пожалуйста 10 предложений о себе на татарском языке. Пожалуйста.
- Напишите пожалуйста 5 пословиц или поговорок на казахском языке на тему природа! заранее спасибо огромное)
- Биография Фоат Сэдриев Напишите пожалуйста краткую биографию Фоата Сэдриева на ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ
- напишите пожалуйста 5 пословиц с числительными на казахском языке. Нужно до завтра. Надеюсь на вашу помощь.
- напишите пожалуйста 10 пословиц С ПОДЧИНИТЕЛЬНЫМИ СОЮЗАМИ
- Напишите пожалуйста 10 фразеологизмов Григория Сковороды! Очень надо! Спасибо заранее)
- пожалуйста помогите найти пословицы про маму на татарском языке ( очень надо, уже завтра нужно)
- пожалуйста помогите написать поздравление учителю с 8 марта на татарском языке! зарание спасибо)))