Ярылган корсак
Авылыбызның аскы ягында Күпер ерма дигән ермак бар. Тирән ермак. Ярлары текә. Яз көне таулардан шуып төшкән кар суы ермакны тутырып ага. Җәй көне ермак кибә. Ләкин бер чоңгыллы урында су җыелып кала. Без шунда чупырдашабыз. Йөзгәндәй итәбез, хәтта биек ярдан шуңа сикерәбез дә. Кайвакытта баш су төбендәге ләмгә (безд ләмне душкын диләр) кадала. Көлешәбез. Кайберләребез сикергәндә суга корсагы белән төшә. Аңардан мыскыллап көләбез.
– Корсагың ярылмадымы? – дип корсагын караган булабыз.
Бервакыт бездән өлкәнрәк Хәсән абый ярдан сикерде дә корсагы белән шапылдап суга төште. Без көләргә тотынган идек, Хәсән абыйның кычкырып җылаганын ишетеп туктап калдык.
Хәсән абый бер кулы белән корсагын тотып, икенче кулы белән үлке тамырларына тотына-тотына яр өстенә менде. Үзе җылый.
– Ни булды? – дибез.
Ул корсагыннан кулын алды. Анда кып-кызыл эз – корсагы ярылган. Хәсән абый:
– Үләм! – дип җиргә егылды, без авылга йөгердек. Хәсән абыйларга барып фаҗигане хәбәр иткәч, Хәсән абыйның кемедер (хәтерләмим) безнең белән бергә ермак буена чапты. Барып җитсәк, Хәсән абый чалкан яткан да шаркылдап көлә... Калганын сөйләп тормыйм. Корсак ярылуның серен генә әйтәм, Хәсән абый үзе белән кызыл җеп алып килгән икән. Судан чыкканда шул җепне юеш корсагына ябыштырып куйган. Тамак ач, өс ялангач дип тормый идек, көләсен көлә, шаярасын шаяра идек. Балачак бит, нишләтәсең.
http://xn----7sbabrorvboc9a1b.xn--p1ai/yazmalar/item/272-balachak-hatirәlәre
Домашние задания: Другие предметы
cочинение по татарскому языку на тему "Не забываемые моменты детства 7-8 предложений
Здесь тебе в этом не помогут. Недавно я переводил с трудом два текста, никто не впрягся. Лучше попроси предков или одноклассников. Ещё лучше - одноклассницу :)
Похожие вопросы
- Cочинение по татарскому языку "Я люблю лето".
- Биография Чехова. (О детстве, увлечение) Желательно, что бы вышло на 7-8 предложений. Заранее спасибо)
- помогите пожалуйста написать сочинение на тему моя любимая музыка На татарском языке 7-8 предложений
- Помогите пожалуйста! Срочно нужно мини-сочинение по русскому языку на тему "как наступает весна в Пскове" 7-8 предложений
- напиши сочинение из 7-8 предложений. Сочинение пиши четко и разборчиво, соблюдая нормы речи.
- ПОМОГИТЕ ПЛИЗ !! Надо написать мини сочинение 7-8 предложений.На тему "На перемене"..или "На дискотеке"
- Биология! В чем проявляется сходство между прокариотами и эукариотами? (7–8 предложений)
- сочинение про осень. 7-8 предложений
- Нужен текст ходожественного стиля о природе 7-8 предложений
- сочинение на тему осенний дождь 7-8 предложений тока пожалуйста не из интернета а сочините сами