Домашние задания: Другие предметы

сочинение на тему татарстан гузэл жирем на татарском языке

Инша / Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным!
Мин яратам сине, Татарстан.
Р. Рәкыйпов<уң>
Кеше һәм туган ил. Бу — ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул? Ул — син яши торган авыл, син иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм, халык бәйрәмнәре, һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре — халкы. Туган илем — Татарстаным! Нигә син шулхәтле кадерле, якын икән?! Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә геңә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килә. Тугайларда болыннарда гөрләп үсүче юалар, какылар, сарыбашлар, челтерәп аккан тау сулары аның төшләренә кереп йөдәтә.
Исем китми читтә үскән
Кипариска, бананга,
Әче булса да, гашыйк мин
Миләш белән баланга, —
диелә җырларда да. Татарстан өстеннән самолет белән бер генә мәртәбә очып үтсәгез дә, аның гүзәллеге, матурлыгы сезне таң калдырыр. Иртәнге күгелҗем җирдә асфальт юллар, бормаланып аккан елгалар, хәтфә келәм төсле иген басулары, утрау-утрау булып урнашкан урманнар күренеп кала. Ә авыллар һәм шәһәр йортлары шушы иксез-чиксез чуар палас өстенә бик оста итеп чигеп куелган өлгеләр төсле тоела. Кошлар очып менмәс биеклектән Татарстан иле тагын да иркенрәк булып күренә.
Татарстанның табигате искиткеч бай, гүзәл. Бу турыда сөйләп кенә бетерерлекме соң?! Республикабыз елга-күлләр, урман-болыннар, уңдырышлы басу-кырлар белән бергә, җир асты байлыклары белән дә данлыклы. Җиребез буйлап мул сулы Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел агып үтә. Аларга күп сандагы кечкенә елгалар кушыла. Безнең зәңгәр күзле күлләребез дә бик күп. Һәр ел фасылының: кыш белән язның да, җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган аерым матурлыклары бар. Бу гүзәллекләр бер-берсен кабатламыйлар һәм берсе икенчесенә һич охшамаган. Без аларны күреп тә беләбез, бөек әдипләребезнең әсәрләре, рәссамнарыбызның картиналары аркылы да танышбыз.
Нинди ямьле җирләр булмасын, минем өчен Татарстанымнан да, үземнең районымнан да, туган авылымнан да кадерлерәк, якынрак җир юк. ..Менә сызылып кына җәйге таң ата. Яктыра башлауга, иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Болар арасында нинди генә моңнар ишетелми! Саратов гармунының кыңгырау тавышлары, скрипка сыздырулары, курай, кубыз моңнары — барысы да бар. Кайсы койма башына, кайсы агач ботагына, кайсы куе яфраклар арасына кунаклаган кошлар тавышы бу. Алар канатларын җилпи-җилпи һаман сайрыйлар, һаман җырлыйлар. Көн яктыра барган саен, кошлар сайравы көчәя бара. Инде кояш чыгышы ягында күк йөзенә алсу-кызгылт нурлар җәелә. Елга өсләреннән сөт кебек ак, мамык кебек җиңел томан күтәрелә. Яр буйларында балыклар уйный башлый. Кичен яшел чирәмгә кунаклаган казлар, бәбкәләрен ияртеп инешкә төшәләр дә җай гына йөзеп китәләр. Озак та үтми, иген басуларында, болыннарда яңа «музыкантлар» концерт бирергә тотына: күктә өзлексез тургай сайрый, арыш араларында бытбылдыклар кычкыра. Менә елга буйлап сузылган әрәмәлекләр...
Шомырт, карлыган, гөлҗимеш, балан агачлары дисеңме, кузгалак, балтырган дисеңме, нинди генә үсемлекләр юк монда! Болар бөтенесе дә кешеләр өчен, аларның бәхете өчен табигать тарафыннан бүләк итеп бирелгән. Ямь-яшел яфракларга күмелгән әрәмәлекләрдә хуш ис иснәп, матур чәчәкләр күреп йөрүе үзе ни тора!
Ә инде урманнарга барып керсәк, анда тагын үзенә бертөрле матурлык: бөтен урманны яңгыратып сайраган кош тавышлары, бер ботактан икенчесенә сикереп йөрүче җәнлекләр, шау яфраклар арасында уйнаучы тәңкә-тәңкә кояш нурлары, исәп-хисабына чыга алмаслык төрле-төрле бөҗәкләр, җилкәләренә «төзү материаллары» төяп үтеп баручы кырмыскалар, умарта кортлары...
Константин Филиппов
Константин Филиппов
87 715
Лучший ответ