Домашние задания: Другие предметы

Помогите с сочинением! Помогите придумать сочинение на татарском про мою любимую профессию!!! ПЖ. 8 предложений (7 класс)

Җир йөзендә тормыш казаны һәрчак кайнап тора. Кайчак керфекләрне күтәрә ал-маслык кайгы басып, дөньяны каплый, ул да булмый күңелләргә яшәү өмете өстәп, куаныч челтәре үрелә. Тормышта төрлесе була, ләкин һәрчак нәрсәгәдер төшендерү-че, юл күрсәтүче кирәк. Кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла. Бу һөнәрнең бөекле-ген аңлаганга , әнием дә балалар бакчасында педагог булып эшләгәнгә күрә, мин дә киләчәктә укытучы булырга хыялланам.
Укытучы эше җиңел түгел. Алар бар белгән белемнәрен балаларга бирүчеләр, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табучылар, һәр көнне күз нурларын түгеп дәфтәр тикшерүчеләр дә. Дәреслектән тыш, төрле мәгълүмат чыга-накларын, информацион технологияләрне кулланып, кызыклы дәресләр үткәрүче укытучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Алар – белемле дә, акыллы да, сабыр –түземле дә, гүзәл дә. Укытучы булу өчен иң кирәкле сыйфат – балаларны ярату, аларны бертигез күрү. Бу һөнәр зур сабырлык, түземлек, күп-кырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган эшеңә чиксез бирелгәнлек таләп итә.
Мөгаллим ул – белем таратучы, ул изге кешеләр рәтендә. Заман күзлегеннән ка-раганда, укытучы – сәясәтче дә, икътисадчы да, эшмәкәр дә түгел, ул – милләтне таркалудан, тузгытудан саклап торучы, милләтнең киләчәген булдыручы. Укытучы киләчәккә өмет белән карамаса, яшь буында өмет булмаячак.
Укытучы безне уйларыбыз белән үткән заманнарга сәяхәт иттерә, бүгенге көн белән таныштыра, киләчәк турында хыялланырга өйрәтә. Алар бездә якты, матур тойгылыр тәрбиялиләр, кешеләрдәге, тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә чакыралар. Безнең Сәпәй мәктәбендә шундый укытучылар шактый. Мин үземне укыткан барлык укытучыларымны хөрмәт итәм һәм яратам. Ә иң яратканнарым - үзебезнең сыйныф җитәкчебез Гәрәева Лилия Александр кызы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз, “Әдәби туган як” түгәрәге җитәкчесе Фирүзә Фәнилевна Кашапова.
Фирүзә апа безгә татар теле һәм әдәбиятын, ә Лилия апа тарих, җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Мин бу фәннәрне бик яратып укыйм. Чөнки бу дәресләрдә үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табасың. Фирүзә апабызның сочинение-ләр һәм иншалар язу дәресе ошый миңа. Без аларны ашыкмыйча гына язабыз. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз күп төрле фактлардан, язарга теләгән фикерләрдән, тормышта булган вакыйгалардан иң кирәклеләрен генә сайлап язарга куша. Мин һәрчак шул кагыйдәләрдән чыгып эш итәргә тырышам.
Әдәбият дәресләре исә матурлык дөньясына сәяхәттән гыйбарәт. Язучыларның тормыш юлы, аларның әсәрләре белән танышкан саен - күңелең байый. Кыскасы, Фирүзә Фәнил кызы миндә әдәбиятка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләде. Моның өчен мин аңа мең рәхмәтле!
Укытучым катлаулы ситуацияләрдә дә үзе өчен файдалы, уңайлы якларны эз-ләп таба белә. Үзенең дәресләрендә даими рәвештә тәртипкә өйрәтә. Ә тәртип ул- физик матурлыкның һәм әхлакый тәрбиянең иң кирәкле шартларыннан берсе. Аның өйрәтүләрен тормышымда куллана белсәм, сайлаган һөнәремдә ялгышмам, дип уйлыйм.
Киң күңелле, ягымлы, олы җанлы укытучым һәркайсыбызга тормыш сабак-ларын сеңдерергә тырыша, асыл киңәшләрен кызганмый. Ул безне үз балаларыдай якын күрә, хаталар булса, дөрес юл күрсәтә, сабырлыгын җуймый. Минем дә, аңа ошап, нәкъ шундый сыйфатларга ия булган укытучы буласым килә.
Мәктәп тормышын шәхси тормыштан өстен куеп, бар гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган олы җанлы укытучым тыйнак кына изгелек орлыклары чәчә, гыйлем тарата. Безнең белән уртак тел табып, начарлыктан тыеп, яхшылыкка өйрәтүе өчен рәхмәт аңа. Укытучыбыз киң күңелле, олы җанлы. Ул - минем тормы-шымның якты бер өлеше, аның урыны күңелемнең түрендә тәгаенләнгән. Төн йокыларын йокламыйча, укучыларым, дип өзгәләнгән, тәүлекнең һәр мизгелен безне
ММ
Максим Марков
85 161
Лучший ответ
Максим Марков уйлап үткәргән дә , яшь буынның әхлак - әдәбе дә хөрмәтле остазым кулында. Аңарда күпме сабырлык! Әти - әниемне дә алыштыра ул кайбер чакларда. Кирәк вакытта мактап, кирәк вакытта әрләп – үзенең үгет – нәсихәтләрен миңа сеңдерә. Авыр мизгелләрдә ярдәмче дә, хаталар ясаганда төзәтүчем дә Ул. Укучылар бит алар җансыз түгел. Әмма һәркайсына гаять осталык белән юл табып, үз ихтыярына буйсындыра белә Фирүзә апа. Аның каршыңда холкыбызга хас түземлек, ягым-лылык, мөлаемлык, шул ук вакытта таләпчәнлек тә үз урынын таба.
Күзләреңдә очкын, ялкын,
Йөрәкләргә учак яктың,
Яраткан мөгаллимем.
Күңел тәрәзәләрен кактың,
Саф чишмәләр булып актың,
Яраткан мөгаллимем.
Нәни чагымда – кулдан тотып язарга өйрәткән, үсә төшкәч – максатларымның җилкәне булган яраткан укытучым! Әгәр мин кайчан да булса, б
Табиб, укытучы, сантехнигы, профессор,
Инженер, акробат һәм эш.
Барысы да һөнәр бик төрле-
Авыр сайларга порою.
Кызыклы һәм куркыныч,
Мөмкин булу өчен кемнедер судьбою.
Һәр кеше инде, мәктәп еллары турында уйлана, үзенең киләчәге. Шул, кем булачак ул. Һөнәр сайлау – ќићел эш тњгел. На свете күп төрле һөнәрләр. Бу инженерлар һәм табиблар, пешекчеләр, официанты, төзүчеләр һәм сатучылар. Алар барысы да бик кирәк, кешеләргә, һәр мөһим үзенчә.
Әмма тагын бер һөнәре булмаса, аның алмый булмый, тормышта бер кеше дә. Бу, әлбәттә, укытучы! Миңа күбрәк ошый нәкъ менә әлеге һөнәр. Укытучы - бу төп проводники бу тормыш. Чөнки мәктәп - безнең икенче өй, ә класс безнең икенче гаилә.
Мин азрак иде, мин еш кына уйнады мәктәпкә. Рассадив барысы да үз уенчыклар алдына, мин раздавала аларга тетрадки, ручки һәм карандаши. Ә үзе иде аларның укытучы һәм диктовала дип күзәнәккә. Кулында минем, һичшиксез, иде, указка, ә әниләр җилкәсенә төшә палантин (мөһимлеген). Еш кына устраивала диктанты ата-аналарга һәм аль аларны махсус эшләргә хаталар. Миңа нравилось исправлять аларны куярга бәяләү һәм расписываться.
Укытучы - бу-бик авыр һөнәр. Ул булырга тиеш, мәрхәмәтле, гадел, выносливым. Тиеш тапшырырга укучыларга да үзләренең белемнәрен. Укытучы өйрәтә безне генә түгел, санарга, укырга һәм язарга. Гына билгели һәм үлем исә существительных һәм вставлять пропущенные хәрефе. Ул өйрәтә безне әдәплелеккә, взаимоуважению, доброте, гаделлек һәм намуслылык. Өйрәтә становиться кеше! Бу бик четерекле эш таләп, даими тырышлык һәм настойчивости. Һәрбер кеше ала-яхшы укытучы. Генә кем дә бик ярата балалар, добьется уңышлар һәм хөрмәт. Әлбәттә, һәрберебезнең дә бар-укытучы, ул ашырырга ярдәм итәчәк", авыр минутта, поймет һәм ярдәм итәчәк поверить үз көчләренә.
Мин хыялланам булырга нәкъ менә шундый укытучы! Һәм һәрвакыт булырмын моңа омтылырга!
Минем булачак һөнәрем.

Без-зур үзгәрешләр заманының яшьләре. Тормыш дулкыннары ,үзләренә ияртеп, вакыйгаларның төрлесенә илтеп ташлый. Кем булуыңа карамастан, телисеңме-теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр.

Минем хыялым_һәр милләткә тигез хокуклар тудырылган, бай, матур Татарстанда яшәү, үзең яратып сайлаган һөнәрең белән туган халкыма ниндидер яхшылыклар эшләү.

Моңа ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану… - болар синең аерылгысыз сыйфатларың булсын. Белемең белән дә син татар халкының дәрәҗәсен күтәрәсең. Милләткә элек-электән хас хезмәт сөючәнлегең, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнмәсә, алдагы куйган максатыңа ирешә алмассың дип уйлыйм мин. Үзеңә һөнәр сайлаганда бик тә җаваплы карарга кирәк, чөнки син үзеңнең эшең белән халкыңа, милләтеңә шатлык һәм бәхет китерергә тиешсең.

Әниебез ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә, буш вакытлары булганда тәмле-тәмле ризыклар пешерергә ярата иде. Мин дә гел әнием янында кайнашырга ярата идем, бу кызыксыну минем киләчәгем булган, күрәсең.

“Мин пешекче hөнәрен сайларга тиеш! Яхшы пешекче булачакмын! ” – дигән уйны күңелемә салып куйдым. Мин халкымны тәмле ризыкларым белән сыйлыйсым килде. Пешекче бит бөтен hөнәр ияләренә дә кирәкле кеше.

Бу hөнәрне сайлау халкымны яратудан, аның милли ризыкларына соклануымнан да килгәндер дип уйлыйм. Бигрәк тә тәмле шул безнең татар халык ашлары! Безнең талкыш-кәләвәләребез, чәк-чәкләребез чит илләрдә дә

мактаулы урында йөри. Иң кадерле кунакларны Татарстан халкы чәк-чәк белән каршы ала.