Домашние задания: Другие предметы

Помогите написать сочинение?))) сочинения на татарском языке про Минем буш вакытым

Сочинение / Мин бәйли беләм!

Көтеп алган ял көннәре җиткәндә, я булмаса берәр сәгать буш вакыт булганда, һәркем күңеленә хуш килгән эшне башкарырга тырыша. Кемдер тренажёрларга чаба, кемдер киресенчә, яраткан фильмын яки тапшыруын карау өчен җайлап утыру ягын карый.
Мин буш вакытларымда китап укыйм, уйныйм, телевизор карыйм, чигәм. Ә беркөнне хезмәт укытучыбыз Роза апа безне бәйләү серләренә төшендерде. Хәзер исә иң яраткан һөнәрем − бәйләү. Мин әлегә зур әйберләр бәйли белмим. Турыга гына бәйлим. Бик кызып китеп, бервакыт курчагыма шарф бәйләгән идем, матур булып чыкмады − сүттем. Ләкин күңелемне төшермәдем, яңадан эшкә керештем. Монысы үземә дә, әниемә дә ошады. Аннары мин курчагыма итәк, башлык бәйләдем. Бәйләгән әйберләрем көннән-көн әйбәтрәк була барды. Шуннан соң инде мин үземә әйберләр бәйли башладым. Иң беренче итеп озын шарф бәйләдем. Әнием киңәше белән баш-башларына чуклар да тактым. Андый шарф беркемдә дә юк иде. Мин горурланып йөрдем: мондый матур шарфны үзем, үз кулларым белән бәйләдем бит! Әниемнән башлык бәйләү серләрен дә өйрәнеп алдым. Минем башлыгыма да күпләр сокланып карады. Шулай итеп мин бәйләү серләрен тырышып өйрәнә башладым. Хезмәтем, һөнәрем миңа шатлык китерә.
http://insha.ru/text/92
Rust@m R@ulov
Rust@m R@ulov
52 696
Лучший ответ
Минем буш вакытым.
Мэктэптэн килгэч, мин ой эшлэрен язарга башлыйм. Ботен дэреслэрен ясагач мин эти-эниге булышырга барам, я сэнлемне (если есть) карыйм, я тэлинкэ юам, я чуп чыгарам. Аннары дуслар белэн футбол яки баскетбол уйнарга чыгам. Тагын да вакыт калса телевизор карыйм, мэсэлэн компьютер уйныйм.

Похожие вопросы