Мин алтынчы класста укыйм. Физкультура укытучыбыз: «Алдагы дәрестә өч класс арасында чаңгы ярышы оештырабыз, әзерләнеп килегез», — диде.
Менә спорт костюмнарыбызны киеп, чаңгыларыбызны алып, ярышка чыктык. Без эстафета ярышында көч сынашырга тиеш идек. Укытучыбыз, һәрбер класстан унар кеше сайлап, команда ясады. Мин дә бер командага эләктем. Калган классташлар безнең җанатарлар булды.
Без чаңгы юлына бастык. Әмер булуга ярыш башланды. Ул бик киеренке узды. Без бөтен көчебезне куеп узыштык. Һәр команда беренче урынга чыгарга тели иде шул. Команда составында ярышу бик җаваплы икән ул. Үзең өчен генә түгел, бөтен команда өчен тырышырга туры килә. Бер–береңә ярдәм итәргә, булышырга кирәк: без шушы кагыйдәне үтәргә тырыштык.
Ярыш тәмам. Безнең команда җиңде. Моңа барыбыз да шатландык. Җанатарларыбыз безне котладылар. Алар да безнең белән бергә шатландылар.
http://insha.ru/text/97
Сочинение / Күңелле кыш килде
Мин иртән йокыдан тордым. Урынымны җыйдым. Бит-кулларымны юдым, тешләремне чистарттым. Тәрәзәдән урамга карасам, бөтен җир ап-ак. Кар ява, кар! Киенеп урамга чыктым. Урамда чып-чын кышкы көн. Әле кичә генә кап-кара булган җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Аяк астында яңа яуган кар шыгыр-шыгыр килә.
Кар бөртекләрендә аклык та, сафлык та, шатлык та бар. Кар яуганда, күзләрем генә түгел, күңелем дә иркәләнә. Ап-ак бәскә төренгән агачларны кем матур димәс? Саф, салкын һавасың сулап, күкрәгеңә шифа һәм дәва аласың. Керфекләреңә, чәчеңә, иреннәреңә күбәләк кар килеп куна. Бу карлар барысы да синеке. Җилне бишек итеп, кар бөртекләре тирбәлә. Кар ява, яусын әйдә, шатлыклар чиксез булсын!
Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза.
Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.
Ә безгә, балаларга, кышын тагын да рәхәт һәм күңелле. Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан кар бабай һәм кар кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Артыңнан кар өермәләре калдырып, биек-биек таулардан чаңгы-чана шуу нинди күңелле! Ул шугалакта тимераяк шууларның рәхәтлеге сөйләп бетергесез! Үзеңнең юешләнеп беткәнеңне дә сизмисең. Пальтоңның итәкләренә бозлар катып бетә. Бияләйләреңнән су тама. Алай да өйгә кайтасы килми. Болар барысы да кыш көне генә була торган күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз.
Домашние задания: Другие предметы
СОСТАВТЕ РАССКАЗ О КАТКЕ НА ТАТАРСКОМ
У татар нет катка )
Любовь Петрова
Есть как бы????
Похожие вопросы
- рассказ о лете на татарском языке Помогите составить на татарском языке рассказ про лето короткий gj;fqkecnf
- Помогите с домашкой по истории 6 класс. Составте рассказ о Викингов.
- составте рассказ про гуннов по следущему плану:
- Составте рассказ на тему "Почему Владимир Дубровский стал разбойником" по плану:
- История 5 класс: составте рассказ от лица спартанца. СРОЧНО!!!
- Нужен рассказ про кошек на татарском срочно. Помогитеее
- нужен срочно рассказ про тигра на татарском языке. пожайлуста-помогите!!!! пожайлуста-помогите!
- мини рассказ о скворце на татарском языке
- Помогите пожалуйста написать сочинение или рассказ про маму на татарском языке: ((,прошууу очень срочно!!!))
- Помогите срочно! Мне нужен не большой рассказ про семью на татарском языке! Срочно люди выручайте! Заранее спасибо!