Домашние задания: Другие предметы

Напишите 7 четверостишей на татарском языке для дете Срочно!!!

Теләк

Шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр,
Теләмәгез, зинһар, кирәкми!
Җимешләре аның кара була,
Кара бәхет кемгә кирәкле?!

Шәүлә

Шәүлә төшә, булса әгәр,
Яктыртучы бер чара.
Кояш нуры, ай яктысы?..
Тик шәүлә барыбер кара.

Ялгызлык

Берни дә юк авыр явызлыктан, диләр.
Бар ул беләм, улдыр – ялгызлык.
Үзем генә калып карадым мин,
Аңлар өчен кайда ялгышлык.

Сүз – дошман

Дустың дошманга әйләнсә,
Бар дөньяң да сатылган.
Әйткән сүз – атылган ук шул,
Сүз белән бик сак кылан.

Хатын-кыз – ул...

Хатын-кыз ул – серле табышмак,
Хатын-кыз ул – яңа бер китап...
Җавап тапкач, укып чыккач – кызыксыз,
Хәйләкәр бул, сынатмассың, хатын-кыз!

Ир – ул

Ир ул – хатын-кызга бетмәс бәхет!
Ир ул – күккә чөяр олы тәхет!
Кайчакларда кадерсезгә калдыручы,
Кабергә дә иңдерүче, ир ул – ләхет.

Ник әйтмиләр?

Ир кешене ир иткән дә,
Чир иткән дә хатын диләр.
Ә хатынны гөл иткән дә,
Көл иткән дә ир димиләр. Ә ник икән?!

Дус

Серең саклый, сине сатмый,
Кайгыңны уртак итә.
Я булмаса, җир читендә
Беркөнне ташлап китә.

Эшче

Иртән бара, кичен кайта,
Кесәсен җилләр айкый.
Байга эшләп кем баеган,
Байлыгы бит бер айлык.

“Скидка”

Егет кызга әй ялына:
-Зинһар, димен, ташлама-
Мин бит ялгыштым гына, - ди-
Яса миңа ташлама!
http://www.baltaci.ru/tt/hbrl/item/6719
МГ
Михаил Гордеев
67 423
Лучший ответ
Шарада. Татарча
Гульжиган Гайнуллина
Беренче ижекне аюлар бик ярата,
Икенче ижек ел фасылы,
Ак энже-мэржэннэр тирэ-юньгэ тарата...
Ике ижекне кушсан - асылы -
Айныкы, кояшныкы була,
Аны курсэм, кунелем тула...

Подстрочник
Первый слог очень любят медведи,
Слог второй - время года,
что серебром рассыпает алмазы.
Соединить два слова -
Получается сияние солнца или луны,
Когда это вижу, очень рада.
Александр Кубашев Не понял?
мне нужно 7 разных четверостишей
Дима Ярославцев Хотела Вам ещё найти. Есть много стихов в Инете Г. Тукая на татарском языке. Закажите это в Поисковике.

Похожие вопросы