Безнең Кама Аланында да тугызар, бишәр катлы йортлар бар. Ул йортлардагы квартирларда кемнәр яшидер, нинди уйлар белән янадыр... Алар яныннан узып барганда, мин әле ул йортта чисталык дигән хуҗа яшиме икән, дип тә уйлап куям.
Кама Аланының икенче микрорайонында урнашкан 2/05а йорты да бу яктан, бәлки, кемнәрнедер кызыксындырыр. Без яши торган бу йортка ике ел элек ремонт ясалды. Квартирларның ишекләрен, баскыч мәйдан-чыкларындагы стеналарны якты зәңгәр төскә буягач, подъездга ямь керде. Матурлык беркемне дә битараф калдырмады: коридорны тагын да матурларга дип, кемнәрдер гөлләр чыгарып куйдылар; ял итәргә уңайлы булсын дип, кайсыларыдыр урындыклар тезде.
Башка йортлардагы ши-келле баскычларда да, ишек төпләрендә дә чүп-чар аунамый. Йорт тирәсен, подъездларны, минемчә, килгән-киткән кеше чүпли. «Барыбер беркем белми, монда яшәмим бит»,— дип уйлыйдыр кебек алар кулларындагы тәмәке төпчеген, чүп-чарны подъезд идәненә томырганда. Бу яктан да безнең йорт бәхетле — дүрт ел элек подъездга керү ишегенә домофон көйләп куйдылар. Чисталыкны саклауда шул домофон дигәне дә булыша. Булыша дим, чөнки Майская Горка авылыннан күчеп килгән Валентина Сәфәргалиева йортыбызны җыештыручы булып эшли. Ул килгәндә әле мин дөньяда да булмаганмын. Уңган җыештыручы үзенең эше турында болай ди: «Әгәр дә чисталык булмаса, җаным тыныч түгел. Олы йорт өчен җаваплылык та зур бит». Шуңа да подъезд гел чис-та, баскычларда бер чүп юк. Үзебез дә аңа булышып торабыз.
Бигрәк тә подъезд өчен җаваплы (аны олылар үзләре билгеләде) Нина Федоровна йорттагы татулык өчен тырыша. Кешеләрне дуслаштыра да, авыр мәсьәләләрне хәл итәргә дә булыша. Шулай ук күршебез Софья Алексеевна турында да бер-ике сүз әйтмичә булмас. Баскыч мәйданчыгы гына бәйли торган күрше белән шулай якын дус булырга мөмкиндер дип уйлый алмас идем. Ул — чын күңелдән кешеләргә булышырга яратучы һәм шуннан тәм табучы якты җанлы кеше.
Шулай да, йортны йорт иткәне чисталык белән тәртип кенә түгелдер. Яшәү бәхетен тоеп, күршеләре белән тату торучы кешеләр корадыр ул йорттагы уңайлыкны, уртак җылылыкны.
http://www.nkamsk-rt.ru/component/k2/item/883-yashi-torgan-yortyibyiz-urtak-bulgach.html
Домашние задания: Другие предметы
Пожалуйста напишите сочинение на татарском языке мин яши торган йорт
Похожие вопросы
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке. Как я провел летние каникулы. Срочно надо.
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке.
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему "Муса Джалиль и Фатих Карим ватанга бирелгэн шагыйрь"
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языку " Килэчэк турында хыяллармы"
- помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке (Гашыйклар тавы, Илдар Юзеев)
- помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке на тему: "осень" (4 - 5 предложений)
- Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языку "Сойлэм культурасы"
- Сочинение на татарском языке про осень Помогите, пожалуйста, написать сочинение на татарском на тему : Коз турында
- напишите сочинение на татарском языке о том как я провел лето не с сайта!!! и с переводом